Коронавируска каршы вакцина турында нәрсәләрне белеп торырга?

Узган елның 10 декабреннән төбәкләргә, шул исәптән Татарстанга коронавирустан «әҗәл даруы» – Вакцина Гам-Ковид-Вак (сәүдә маркасы – «Спутник V») кайтарыла башлады. Аны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология үзәге уйлап тапкан. Вакцина 2020 елның 11 августында теркәлгән.

Прививка турында нәрсәләрне белеп торырга кирәк?

  1. Соңгы мәгълүматларга караганда, «Спутник V» вакцинасының нәтиҗәсе 91,4%, ә инде чирнең авыр формаларын һәм чирдән үлем-китемне кисәтү буенча нәтиҗәсе бөтенләй дә 100% тәшкил итә.
  2. Вакцинация ике этапта үткәрелә. Беренче прививкадан соң 21 көн узгач, икенчесе ясала. Прививка ясаткан кешедә ике елга коронавирустан иммунитетның барлыкка килүе күздә тотыла.
  3. Вакцина кеше аденовирусы кисәкчекләреннән гыйбарәт. Ул кисәкчекләрдә коронавирус тышчасында була торган S-аксым бар. Организмда чит аксым пәйда булуга, антитәнчекләр эшләп чыгарыла һәм тулы куәтле иммунитет барлыкка килә.
  4. Вакцинада COVID-19 китереп чыгаручы коронавирус юк, шуңа күрә прививкадан соң чирләү мөмкин түгел.
  5. Вакцинаның бөтен курсын узу мөһим. Аны организмга ике тапкыр керткәннән соң гына озакка җитәрлек иммунитет барлыкка килә.
  6. Беренче прививка коронавирустан саклауны гарантияләми. Организмда иммунитет булдырылуның башлангыч этабында җәмәгать урыннарында булмау, суык тидермәү, үзеңне саклау киңәш ителә. Иммунитет ике тапкыр прививка ясатылганнан соң гына барлыкка килә (2–3 атна эчендә).
  7. Гамәлдәге закон нигезендә, прививка бары тик кешенең үз ихтыяры белән генә ясала.
  8. Прививка ясатырга килгән кешене башта табиб карый һәм температурасын үлчи. Тән температурасы 37 градустан югарырак булганда, вакцинация үткәрелми.
  9. Прививкадан соң укол урыны авыртырга яки кызарырга, шулай ук берникадәр вакыт дәвамында тән температурасы күтәрелергә, хәлсезлек булырга мөмкин.
  10. 18 яшькә җитмәгәннәргә, йөкле, бала имезүче хатын-кызларга, яман шеш авыруларыннан интегүчеләргә, йогышлы авыру иярткән кешеләргә прививка ясалмый.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү