Әҗәтең булса, ипи ашамыйсың

Үткән атнада дөнья вакыйгалары АКШта хакимият алышыну тирәсендә әйләнде һәм бөтерелде. Дилбегәне тапшырганчы, Трамп сугыш башламасын дип, Иран үз гаскәрләрен хәрби әзерлек сызыгына бастырды һәм масштаблы хәрби өйрәнүләр үткәрде. Су асты көймәләреннән күккә ракеталар очты, коры җирдән аткан ракеталар диңгезгә төшеп кадалды, һавада беренче тапкыр беспилотниклар күче белән очты.

Фарсылар аткан ракеталар АКШның очкыч йөртүче кораблар төркеменнән ерак түгел генә төшеп шартлады, әмма янкилар: «Өйрәнүләр буласын алдан белә идек, курыкмадык», – диделәр. Американнар үзләре дә мускулларын күрсәтте: аларның стратегик бомбага тотучы очкычлары Иран тирәсендә әйләнеп йөрде. Бәхеткә, эш үзара көч күрсәтүдән узмады. Инде хакимияткә килеп бетеп ятучы Байден командасы Иранга мәрхәмәтлерәк булырга җыена дигән хәбәрләр бар. Ираннан санкцияләрне алу турында сөйләшүләрне алар Ак йортка кергәнче үк алып барган инде.

Вашингтонның үзендә хәлләр киеренке. Ул Багдадны хәтерләтә: яшел-кызыл зоналарга бүленде, чәнечкеле тимер чыбыклар сузылды. Милли гвардия сугышчылары Вашингтонда гына түгел, барлык штатларның башкалаларында да сугышчан әзерлектә. Хәрбиләргә дә ышаныч аз. Шуңа күрә алар арасында Трамп яклылар булмасын дип, бик нык тикшерәләр. Көннәрен һәм төннәрен Капитолийда уздыручы Милли гвардиячеләрнең берничәсе генә арттан пычак кадарга уйласа да, эшләр харап бит. Байден илдә гражданнар сугышы халәте булганда хакимияткә килә. Американнарның мәхәббәтен яулау өчен, ул һәр кешегә 1400 доллар акча өстәп, 600 долларлык ярдәмне ике меңгә тутырырга вәгъдә итте инде. Бу акчалар гына Трампны сөючеләрнең мәхәббәтен Байденга юнәлтерме – анысы мәгълүм түгел.

Океан артында халыкка пачкалап долларлар өләшкәндә, Төрекмәнстанда халыкның хәле бик нык начарая. Аның бер районында, торак-коммуналь хуҗалыктан әҗәтләрең юклыгы хакында белешмәң булмаса, ипи сатмаска дигән карар чыгарганнар. Хәзер ул вилаять халкы авыр хәлдә калган. Бердән, әҗәтең булмаса да, белешмәне алу бик катлаулы һәм озак. Озын чиратлар торырга кирәк. Икенчедән, гади халык арасында түли алмаслык әҗәт җыючылар да байтак икән. 2019 елның 1 гыйнварыннан Төрекмәнстанда газ, электр һәм су өчен тулы күләмдә түләү керткәннәр. Аңарчы коммуналь түләүләр ташламалы һәм бушлай булган. Илдә исә авыр икътисади кризис бара һәм күп кенә гаиләләрнең түләргә акчасы юк. Газга һәм электрга түләү өчен 2 мең манат (570 доллар) әҗәткә алулары турында әйтүчеләр бар. Коммуналь хезмәт өчен түләмәсәң, ипи алып булмый. Иртәдән бирле кибеттә чират торып, иписез кайтып китүчеләр бар икән. Бу хакта Төркиянең дәүләт радиосы хәбәр итә. Газета хәбәрчесенең ипи чиратларын күргәне бар. 1987–1990 елларда авылга кайткан ипине машинадан бушатмыйча, турыдан-туры сатып бетерәләр иде. Туры килсәң, аласың, юк икән, ач торасың. Кибет киштәләре шыр, диңгез кәбестәсеннән бүтән берни юк. Шуңа күрә ипи ашаудан мәхрүм калган төрекмәннәрнең хәлен аңлыйбыз.

                                      Рәшит Фәтхрахманов  

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү