«Он сам такой»: мондый сыйфат бары тик бөекләргә генә хас

Булган хәлдерме бу, юкмы – анысын тәгаен генә кистереп әйтә алмыйм, әмма, дөреслеккә бик тә туры килә.

Азнакай егете Назыйф Мирихановның Россиядә Татарстаннан тулы вәкаләтле вәкил булып эшләгән чагы бу. Мәскәүгә Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев килгәч, урыс кардәшләр Мирихановтан зарлана башлыйлар. Янәсе, ул бары тик татарлар турында гына кайгырта. Урысларны вәкиллеккә эшкә дә алмый, бөтен җирдә татарлар, гомумән, Мириханов «ярый националист», шовинист…
Минтимер ага боларны бүлдермичә игътибар белән тыңлап тора да: «Он не националист, не шовинист, он сам такой», – дип әйтеп куя. Урыс кардәшләр ни әйтергә дә белми аптырап калалар.
Минтимер аганың туган көне якынлашкан саен мин шушы сөйләшүне искә төшерәм. Назыйфны аклау өчен шундый үтә дә гади сүзләр табарга кирәк бит әле! «Он сам такой» – минем өчен бераз мәзәгрәк тә тоелган бер гыйбарәгә әйләнде һәм дуслар белән сүз көрәштергәндә җаен туры китереп шул сүзләрне әйтеп куям да елмаешып-көлешеп таралышабыз. Еллар узган саен шушы өч сүз яңа мәгънәви төсмерләргә дә байый һәм аларны Минтимер аганың характерын ачканда да кулланып булыр кебек.
Минтимер ага гомере буе зур-зур вазыйфалар башкарды һәм башкара. Әмма бер генә кәнәфи дә аны боза алмады, ул «сам такой» булып калды.
Бүген кайбер җитәкчеләр авызыннан: «Халыкка якынаерга кирәк», – дигән сүзләр еш ишетелә. Димәк, түрәләр халыктан һаман ерагая бара дигән сүз. Хәтерлим, Минтимер ага Президент булгач, журналистларга үз резиденциясенә кереп йөрер өчен махсус пропусклар бирдерде. Кирәксә-кирәкмәсә дә дигәндәй, Кремль юлын таптый башлаган идек без. Резиденция янындагы будкада утыручы милиционерга шул пропускны күрсәтә идек тә бернинди тоткарлыксыз Президент бинасына кереп китә идек. Дөрес, милиционер кем янына килүебезне сорый иде, анысы да безгә кирәкле кешенең үз урынындамы-юкмы икәнен белү өчен генә.
Ул заманнарда Минтимер агага ияреп көтү белән дигәндәй районнарга чыгу, чит республика һәм өлкәләргә бару – гадәти хәл иде. Аңа ияреп чыгу бер нәрсә, еш кына бер бүлмәдә, бер табын янында утырып ашый да идек без. Свердловскида булган хәл бер дә истән чыкмый. Ул вакытта өлкә башлыгы Эдуард Россель иде. Минтимер ага белән бергә төрле предприятиеләргә бардылар болар, Европа – Азия чиген карап кайтырга да вакыт таптылар. Шуннан соң халыкны ресторанга төшке ашка чакырдылар. Казан кунаклары өчен икенче катта аерым залда табын әзерләгәннәр. Мин тәмәке көйрәтеп бераз гына соңга калдым. Йөгереп менгән идем, ишек төбендәге милиционер: «Вам сюда нельзя!» – дип туктатты. Шул вакыт ярымачык ишектән мине Минтимер ага күреп алды да: «Пропустите, он со мной», – диде.
Әлбәттә, Минтимер ага моны оныткандыр да инде. Бәлки, онытмагандыр да, чөнки аның хәтере гаҗәп шәп. Мин аның хәтере әйбәт булуын кешегә игътибарлы булуы белән бәйлим. Шактый биектә утырса да, кешеләргә өстән карамады ул.
Моннан ике ел элек Дәүсоветта, сессиядә тәнәфес вакытында аңа «Әйтеп кенә бактым» дигән китабымны бүләк иткән идем. Беренчедән, мине күргәч, үзе миңа табарак атлады ул. Анна соң китапны кулына алуга: «Кара әле, исеме бик хикмәтле моның», – дип рәхмәт әйтеп кулымны кысты. Шуннан өч көн вакыт узды микән, Минтимер аганың ярдәмчесе Нурсия Шәйдуллина шалтырата: «Риман абый, сине кайчан күреп була, Минтимер Шәрипович сиңа үзенең китабын бүләк итәргә кушты», – ди.
Бер уйлаганда, вак кына нәрсә кебек. Ә менә Дәүләт Киңәшчесенең гади бер журналистка шулай игътибар-хөрмәт күрсәтүе бер дә вак нәрсә түгел. Бу инде – олпатлык, кече күңеллелек билгесе. Бу инде һәркемгә тиң итеп карый белү һәм һаман да «он сам такой» булып кала алу. Мондый сыйфат бары тик бөекләргә генә хас. Озын гомер сезгә, Минтимер ага!

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү