Баш санитар табиб Анна Попова: «Татарстан пандемия чорында төшенкелеккә бирелмәде»

Россиядә өченче вакцина эшләнгән һәм аны тиздән теркәргә җыеналар. «КовиВак» вакцинасын сынау буенча пилот проектта Татарстан да катнашачак. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсенең ел йомгаклары коллегия утырышында Марина Патяшина җиткерде. Моңа кадәр 500 кеше «ЭпиВакКорона» вакцинасын сынауда катнашты. Ә февраль аена кадәр республикага 190 мең доза «Спутник V» вакцинасы кайтачак.

Идарәнең коллегия утырышында катнашу өчен Казанга Россиянең баш санитария табибы Анна Попова да килде. Ул да  чирдән котылу өчен республика халкын прививка ясатырга чакырды. «Моны тиз арада башкарып чыгу зарур. Россиядә һәм Татарстанда чиргә каршы иммунитет 60 процент кешедә барлыкка килгәч кенә эпидемиологик вазгыятьне тулысынча контрольгә алдык дияргә мөмкин булачак», – ди Анна Попова.

Татарстан тагын бер федераль пилот проектта катнашкан иде: 3 мең кешенең иммунитетын тикшерделәр. Декабрь аенда аларның 51 процентында күмәк иммунитет барлыгы ачыкланды. Анна Попова әйтүенчә, табиблар, шәфкать туташлары, социаль хезмәткәрләр, хезмәт күрсәтү һәм транспорт өлкәсендә эшләүчеләр арасында күмәк иммунитетка ия кешеләр күбрәк. Моның сәбәбе: алар күпсанлы халык белән даими элемтәдә тора. Зур сәүдә оешмаларында эшләүчеләрнең исә ковидка каршы иммунитеты көчле түгел. 65 яшьтән өлкәнрәкләр дә шул категориягә керә.

– Ковидка каршы вакцина ясау нәтиҗәле оештырылырга тиеш. Ул хакта халыкка аңлатырга кирәк, – диде коллегия утырышында катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Безнең бу өлкәдә тәҗрибә бар. Гадәти гриппка каршы вакцина да 61 процент кешегә ясалды. Ковид-19 буенча да барлык таләпләр үтәләчәк. Программа буенча бу эш 68 урында башкарыла. Медицина оешмаларыннан тыш, сәнәгать оешмалары мәйданчыклары да җәлеп ителәчәк. КамАЗда башланып китте инде, «Казаноргсинтез» заводында да оештырылачак. Бу мәсьәлә көн саен контрольдә булачак.

Республикага әлегә 13400 доза «Спутник V» вакцинасы кайткан һәм шуның 6 меңе файдаланылган. Анна Попова ковидка каршы эшчәнлек алып баручы хезмәткәрләргә рәхмәт әйтте.

– Кайсы вазифаны башкарсагыз да, өйдә кечкенә балалар, олы яшьтәге ата-аналар булса да, иңне-иңгә куеп, бергәләп шул сафка бастыгыз һәм ул эшне хәзер дә дәвам итәсез, – диде җитәкче. – Сезгә шуның өчен бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Бу – зур хезмәт кенә түгел, зур җиңү дә. Пандемия чорында кәефсезләнү дә булып алды. Татарстанда мондый төшенкелек бөтенләй сизелмәде.

Санитария таләпләрен үтәмәүчеләргә салынган штрафлар саны буенча да Татарстан беренче урында икән. Анна Попова фикеренчә, шундый зур таләпләр булганда гына чирне киметергә мөмкин.

– Татарстанда ковид-19 белән авыручылар бүтән төбәкләргә караганда азрак, – диде ул. – Сездә чир таралу куркынычы мәктәпләрдә дә, стационарларда да булмады. Ковид госпитальләр эшчәнлеге буенча да нәтиҗәләрегез яхшы. Татарстан икътисады иң кыен чакларда да туктап тормады. Көзен карантинга ябылу турында да сүз алып барылмады. Бу – эшне системалы итеп оештыра белү нәтиҗәсе.

Утырышта шулай ук мәктәпләрдә башлангыч сыйныфта укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итү турында да сөйләштеләр. Анна Попова балаларның саулыгы дөрес тукланудан да торуын һәм моңа җитди игътибар бирергә кирәклеген әйтте. «Балалар еш кына без тәкъдим иткән ризыкларны ашамый, азык-төлек әзерләгәндә аларның нәрсә теләвен дә искә алырга кирәк, – диде ул. – Хәзер исә ризыкны калдыру дигән күрсәткеч бар. Ул төрле төбәкләрдә төрлечә. Салынган ризыкның 15 проценты калуын әле аңлап була, ә күпкә китсә… Бала 80 процентын кабып та карамаса, бик начар».  Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе дә мәктәпләрдәге ашау-эчү мәсьәләсен өйрәнгән. Балалар күп очракта өстәлгә куелган ризыкның салкын булуыннан зарланган. Безнең төбәктә яшәүчеләргә йод җитми. Ул кытлыкны үзебездә җитештерелгән сөт ризыклары аша тәэмин итеп булыр иде. Татарстан продукциясенә күбрәк өстенлек бирү турында Президент та әйтте.

Узган ел Роспотребнадзор белгечләренә шикаять язучылар саны 2 тапкыр арткан. Аның эчтәлеге элекке еллардан аерыла. Туристик оешмалар эшчәнлегеннән һәм интернеттан алган товарларга кагылышлы дәгъвалар күбәйгән. Суд аша хәл ителгән очраклар байтак. Бушлай консультация бирәбез дигән ялган игъланнар тараткан кайбер компанияләрнең азактан акча каеруы ачыкланган. Кулланучылар хокукын бозучылардан ул сумманы кире кайтарып алуга ирешкәннәр. Бушлай консультация исә күпфункцияле үзәкләрдә оештырыла.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү