Яңа өйләнешүчеләр арасында 100 мең сум акча уйнатыла

Татарстанда никахлашкан парлар 100 мең сум күләмендә акча отарга мөмкин. ЗАГС  идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина ведомство коллегиясе утырышында шулай дип белдерде.

“Гаилә канаты астында” республика төбәк иҗтимагый оешмасы әнә шундый социаль лотерея уйнатуны тәкъдим иткән икән.

Шулай итеп, яшь парларга, язылышканнан соң, билет биреләчәк. Әмма лотерея уйнатуның бер шарты бар: яшь гаиләдә 12 ай эчендә бала туган очракта гына акчалата сертификат отуда катнашып булачак. Шул ук вакытта, Гөлшат Нигъмәтуллина әйтүенчә, һәр шәһәрдә үз җиңүчене ачыклаячаклар. Җиңүчене бәйсез иҗтимагый комиссия билгели.


Фикер өстәү