Үсмерләрне коткыга бирелмәскә чакыралар

Татарстанда күп кенә ата-аналар балаларын кемнәрнеңдер шушы ял көннәрендә рөхсәтсез акцияләрдә катнашырга чакыруларына борчыла. Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча экспертлар советы утырышында шулай дип белдергән.
– Ата-аналарның борчылуын аңлыйм. Шуңа күрә яшьләрнең баш белән уйлауларын телим. Коткы таратучылар аз түгел. Аларның спонсорлары, яшеренү урыннары бар. Алар зыян күрмәячәк. Ә законсыз минтингларда катнашучылар кешеләрне авыр хәлдә калдыра – бары шул гына, дигән ул.
Зилә Вәлиева басым ясап әйткәнчә, митингларны оештыручылар үзләре күләгәдә калырга мөмкин. Бөтен авырлыгы, коткыга бирешеп, урамга чыгучыларга төшәчәк, чөнки рөхсәт ителмәгән митингларга беркем дә битараф кала алмаячак.
Ул шулай ук законлы юл белән үз фикереңне белдерергә мөмкин булуын искәрткән. Мәсәлән, Иҗтимагый палата утырышларында теләсә кайсы мәсьәләне карарга мөмкин.
– Хәл ителәсе мәсьәләләр бар икән, әйдәгез, бергәләшеп карыйк. Гадәттә мондый митинглар бер-береңә пычрак атудан узмый. Шулай икән, уңай нәтиҗәләр дә булмый, проблемалар да хәл ителми, – дигән Иҗтимагый палата рәисе.


Фикер өстәү