COVID-19 вакцинасыннан соң мунчага йөрмәскә һәм балага узмаска киңәш ителә

Илдә халыкны массакүләм төстә вакцинацияләү бара. Прививка, кешенең үз теләге белән, бушлай ясатыла. Бары тик балалар һәм 18 яшькә кадәргеләр генә вакцинация уза алмый. Без прививка ясатучыларга түбәндәге киңәшләрне җыеп бирергә булдык.

Спорт залы һәм мунча ярамый
Өч көн дәвамында укол кадаткан урынга су тидермәскә, мунча һәм саунага кермәскә. Бу чорда шулай ук физик киеренкелектән саклану хәерле.
Уколдан тән температурасы 38 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Мондый очракта табиблар парацетамол эчәргә киңәш итә.

Аксым, D витамины
Коронавирус инфекциясеннән прививка ясатучыларга организмында D витаминының җитәрлек булу-булмавына игътибар итәргә кирәк. Витамин җитми икән, чарасын күрергә. Шулай ук аксымлы ризыкларны да күбрәк кулланырга.
“Ни өчен организмга вакцина кертелә? Махсус антитәнчекләр эшләп чыгару өчен. Ә антитәнчекләр аксымнан тора. Шуңа күрә аксымга ихтыяҗ барлыкка килә. Ә бу нәрсә? Ит, балык, йомырка. Боларның барысын да көндәлек менюга кертергә кирәк”, – ди Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш диетологы, академик Виктор Тутельян.

Хәмердән баш тартырга
Вакцинация ясатканнан соң суык тидермәскә, эсседән, стресслардан сакланырга, аллергия китереп чыгарырдай ризыклар ашамаска.
Хәмер, иммунитетка сугып, прививканың нәтиҗәсен киметергә яки аны бөтенләй үк мәгънәсезгә калдырырга мөмкин. Шуңа күрә өч көн эчендә аннан баш тартып торырга кирәк.

Балага узуны кичектереп торырга
Белгечләр әйтүенчә. прививка ясатканнан соң ике-өч ай узгач кына йөккә узу яки ЭКО турында уйлана башлау әйбәтрәк.


Фикер өстәү