“Әле ярый әтиебез исән”

21 гыйнвар көнне Кукмара районының Югары Арбаш авылында Хәкимуллиннар йортында көпә-көндез ут чыга. Йортта 82 яшьлек Гомәр абый ялгызы гына яшәгән була. Ут күргәч, үзенчә сүндермәкче дә була. Түбәгә өч чиләк су да сибә. Тик олы кешенең хәле дә булмый, җитмәсә, буе да җитми.

– Әтиебез 12 тулып киткәч, мал карарга чыга. Үзенең ит ашарлык теше булмаса да, без балалары өчен дип тырыша инде ул. Әллә ничә әйтеп карадык, азапланма дип. Тик каршы килә. Ел саен ике бозау үстерә, тавыклары бар, – дип сөйли улы Әмир. – Әти лапаста чакта ут сүнә. Ни булды икән дип әти өйгә керсә, автомат аткан. Яңадан кушып карый, тик ут янмый. Шуннан соң ул урамга чыкмакчы була. Чыгу юлында верандада ис сизә. Бераздан бөтенләй ут каба. Әти каушап кала. Урамга йөгереп чыга. Тик кеше булмый. Аптырагач, янабыз дип кычкыра. Бәхеткә, бер кеше күренә. Янгын хакында авыл җирлеге башлыгы Альбинага Әгъләмовага хәбәр итәләр. Ул исә, тизрәк янгын сүндерүчеләрне чакыра. Дусай авылында урнашкан бүлекчә егетләре тиз килә. Алар ярдәме белән ут таралмый кала.

Әмиргә йортлары янганны шалтыратып әйтәләр. Бу вакытта апасы да,үч иткәндәй, Кукмарага киткән була. Ишетүгә бер генә теләк тели – үзләренеке янса янсын, күршеләргә күчмәсен!

Гомәр абыйның хатыны моннан ике ел элек яман чирдән вафат була. Үз урамнарында яшәүче кызы әтисен ташламый. Гомумән, Хәкимуллиннарның биш баласы да туган нигезен онытмый. Төпчекләре Әмир атна саен әтисе янына кайтып йөри.

– Армиядән кайткан елны сала башлаган идек. 10 ел төзедек ул йортны. Матур иде өебез. Әле быел яңа ел каникулларында бөтенебез бергә җыелдык. Шуңа бик сөенгән идем. Күптән әнә шулай матур итеп,озаклап кунак булган юк иде. Әллә күңелебез сизенгән инде. Менә бит бит хәзер йортыбыз янды, – ди Әмир. – Әле җитмәсә узган атнада күп кенә документларымны авылда калдырып киткән идем. Янәсе, монда гына торсыннар. Күп документлар янып беткән. Ә менә әнинең Корьәненә берни юк. Ишеткәли идем аны. Безнеке дә янмаган. Су тиеп, юешләнгән генә. Йортны ел саен иминиятләштерә идек. Быел бер оешма бетеп, икенчесенә күчерергә өлгерә алмыйча калдык. Мунча,өй янган.Әле ярый, лапаска күчмәгән, ишегалдындагы иске өйгә кермәгән, трактор исән.

Әмир белән сөйләшкәннән соң, йортыгызны торгызу өчен акча җыясызмы дип сорап куйдым. Ни гаҗәп, бүгенге сөйләшү мине шаккаттырды.

– Ничек инде, кешедән сорыйк. Оят булыр! Безнең әти бит ул. Без – биш бала.Үзебез тырышырбыз. Әти әлегә апамда яши. Кукмарада үземнең дә салынып бетмәгән йортым тора. Аны күтәреп бетерә алсам, әтине үземә алып китеп торырмын, – диде ул.

Ярдәм кирәк булмагач, нигә язам соң? Дөрес тәрбия алган, ата-ана хакын хаклаучы, килгән хәсрәтне күтәрә белүче гаилә барлыгына сокланып язам. Әмир һәм Гомәр Хәкимуллиннар исә, газетадан шалтыратканны белгәч, авыл халкына, җирлек башлыгына, янгын сүндерүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү