Февраль аенда кайсы чәчәкләрне утыртырга кирәк?

Февральдә чәчәк үстерүчеләрнең чәчү эшләре башлана. Тизрәк чәчәк атсыннар өчен кайбер чәчәкләр орлыкларын шулай бик иртә туфракка кертергә кирәк. Шулай икән, инде киләсе айда ук нәрсәләрне чәчәргә икәнен тагын бер кат искә төшереп алыйк әле.

Петуния
Февраль ахыры-март башында чәчәләр. Бик вак булганлыктан, орлыкларын туфрак өстенә генә сибәләр. Туфракка күмәргә ярамый, юкса тишелмәячәк! Орлыклары әйбәт, сыйфатлы булса, чәчкәннән соң гадәттә 10-14 көн узгач тишелә. Үсентеләр берникадәр ныгыгач, аерым чүлмәкләргә күчереп утыртыла. Гомумән, үскәндә 2-3 тапкыр күчереп утыртылган очракта (башта – кечерәк, аннан – зуррак чүлмәкләргә) гына петуния, учарланып, бик әйбәт үсә. Май урталарында үсентеләрне бакчага – чәчәк түтәлләренә яисә савытларгы күчереп утыртырга мөмкин. Бу вакытка алар инде чәчәккә бөреләнгән була, кайберләре чәчәк атарга да өлгерә.

Лобелия
Монысын да февраль ахыры-март башларында ук туфрак өстенә генә чәчәләр. Орлыкларны туфракка батырып күммичә күмеп, бөркегеч аша күп итеп су сибәләр. Ике атна чамасы узгач, лобелия тишелеп чыга. Үсентеләр бераз ныгуга, сирәкләп, әйбәт җилләтелә торган якты урынга урнаштырыла. Ә инде май урталарында ачык туфракка яки урамда савытларга күчереп утыртыла.

Бака гөле (бегония)
Бик озак тишелә, озак үсә, шуңа күрә февраль аенда ук утыртыла. Орлыкларны туфрак өстенә сибәләр, туфракка җиңелчә генә батырып, бөркегеч ярдәмендә күп итеп су сибәләр. Орлык һава температурасы +20 градус булганда әйбәт тишелә. Ай ярымнан соң үсентеләр аерым чүлмәккә күчереп утыртыла, июнь башында бакчага чыгарыла.

Сальвия
Орлыкларын февраль азагы – март башында, җиңелчә генә туфрак белән каплап, чәчәләр. 4-5 чын яфрак чыгаргач, сирәклиләр, ә май ахыры – июнь башында ачык туфракка кояшлырак урынга күчереп утырталар.


Фикер өстәү