Казанда 196 кафе-ресторан һәм 8 кунакханә ябылган

Узган елда коронавирус пандемиясе аркасында Казанда 196 кафе-ресторан һәм 8 кунакханә ябылган. Бу хакта Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова белдерде.

Аның әйтүенчә, җәмәгать туклануы оешмаларының – 9 проценты, кунакханәләрнең 4 проценты эшен туктатырга мәҗбүр булган. 2020 елда кунакханәләрнең тулылыгы уртача 37 процент чамасы гына тәшкил икән. Чагыштыру өчен: 2019 елда бу күрсәткеч 60 процентка тигез булган. Кунакханәләрнең бушап калуына башлыча үзизоляция тәэсир иткән: бу чорда аларның урыннары нибары 4–8 процентка тулган. Шул ук вакытта Казанда һәм республикада ресторан-кафеларга йөрүчеләр саны, алдагы елдагы белән чагыштырганда, 30 процентка кимегән.


Фикер өстәү