Татар телен тирәнтен өйрәтә торган күптелле мәктәп ачылды

Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә татар телен тирәнтен өйрәтә торган күптелле мәктәп ачылды.

«Нефтекама шәһәрендә күптелле мәктәп ачтык. Аның төп үзенчәлеге – татар телен тирәнтен өйрәтүдә. Җиде ел буе әлеге бинаны ничек файдалану турында баш ваттык, ул ярымҗимерек хәлдә иде. Без аны реконструкцияләдек, төзекләндердек, иң яңа җиһазлар урнаштырдык. Асылда, Нефтекама шәһәре һәм якын-тирә районнардагы мәктәп укучыларына шөгыльләнү өчен иң яхшы шартларның берсен тудырдык.

Алга таба хәрәкәт итәбез. 2024 елга республикада 14 күптелле мәктәп ачылачак (аларның дүртесе эшли инде). Аларда сыйфатлы белем, өстәмә күнекмәләр бирәчәкбез һәм Башкортстанның киләчәген формалаштырачакбыз», — дип язган Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Facebook социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә.


Татар телен тирәнтен өйрәтә торган күптелле мәктәп ачылды” язмасына фикерләр

  1. Хормэтле РИМАН ГЫЙЛЕМХАНОВны бик акыллы,талантлы,зирэк,тирэн белемле,купкырлы шэхес буларак белэбез.Исэнлек,ижат унышлары,жан тынычлыгы телибез.

Фикер өстәү