Татарстан төбәкләр рейтингында икенче урынны алды

Татарстан 2020 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру контекстында телгә алыну буенча Россия төбәкләре арасында икенче булды. Рейтингны «Медиалогия» компаниясе әзерләде.

Республика 281 649,1 медиаиндексы белән икенче позициядә урнашты. Ул лидер булган Краснодар краена (медиаиндекс — 307 382,6) оттырды, әмма Түбән Новгород өлкәсен (медиаиндекс — 259 168,3) узып китте.

Аерым алганда, массакүләм мәгълүмат чаралары игътибарын Казанда «Мәгариф» илкүләм проекты буенча Россиядә икенче булган «21нче мәктәп» ачылышы җәлеп итте.

Татарстан башкаласының «Торак һәм шәһәр мохите» һәм «Цифрлы икътисад» илкүләм проектларында каралган «Акыллы шәһәр» проекты буенча «IQ шәһәрләр» шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыру индексында 52,58 балл җыю медиавакыйга булды.

Моннан тыш, медиа «Мәдәният» илкүләм проектын тормышка ашыру һәм республика урманчылыкларына «Экология» милли проекты буенча урман янгыннары көрәшенә 12 берәмлек техника һәм җиһазлар тапшыру өчен Татарстанга 1,6 млрд сум бүлеп бирү планын искәрде.


Фикер өстәү