Казанда 5 меңнән артык йорт хайванын чиплаштырганнар

Узган ел Казанда 5 меңнән артык йорт хайванын чиплаштырганнар, аларның 120 се – авыл хуҗалыгы хайваны.

Башкаланың дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Тимур Галиев сүзләренчә, чиплаштырылган барлык хайваннарны да идентификацияләргә мөмкин. Шулай ук аның хуҗасы һәм дөньяның теләсә кайсы җирендә үткәрелгән тикшеренүләр һәм күрсәтелгән чаралар турында мәгълүмат алырга да була. Моннан тыш, 2020 елда дәүләт ветеринария берләшмәсе карамагындагы клиникалар 14 мең диагностика тикшерүе уздырган, 76 прививка һәм 17 мең эт һәм песигә котыру авыруына каршы вакцина ясаган.


Фикер өстәү