Россиядә тәүге мәртәбә уздырыла торган Махсус Олимпиаданың кышкы уеннары Казанда уза.
3-8 февральдә Татарстан башкаласы Махсус Олимпиадага әзерлек максатыннан Бөтенроссия Спартакиадасы катнашучылары — Россиянең 36 төбәгеннән акыл ягыннан үзенчәлеге булган 600 спортчыны кабул итә.
Атлетлар кышкы спортның 6 төрендә «Буревестник», «Локомотив», «Зөя калкулыклары», шулай ук Спорт сараенда ярышачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat