«Татарстан энҗесе» бәйгесендә җиңүче: «Арбада килеш биергә өйрәндем»

Физик мөмкинлекләрең чикләнгән килеш, башкаларга үз белгәнеңне өйрәтү, аларны артыңнан ияртү, рухи ярдәм күрсәтү – зур батырлык. Казанда яшәүче 37 яшьлек Валентина Гончарова башкаларны кайгыртып яши. Ә бит, бер карасаң, аның үзенә дә ярдәм кирәк.  Кечкенәдән ДЦП авырулы кыз   рухы белән көчле.  Узган ел ул «Татарстан энҗесе» бәйгесендә җиңү яулап, Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының иҗтимагый ярдәмчесе булды.

–  Мин бүгенге көнем өчен әти-әниемә рәхмәтле. Әгәр алар төрле тернәкләндерү курсларына йөртмәсәләр, дәваламасалар, бернинди уңышларга да ирешә алмас идем, – ди Валентина. – Алар мине бик яратып яшәде һәм яши. Кечкенәдән бар теләгемне үтәделәр. Нәрсә белән шөгыльләнсәм дә, канатландырып тордылар. Бәләкәй вакытта мин кул эшләре белән мавыктым. Чигә идем. Рәсем ясадым. Башта  үзем кебекләр белән бергә «Солнечный» үзәгендә белем алдым. Аннары Казан дәүләт мәдәният институтына социаль юнәлеш буенча укырга кердем. Хәзер инде белемем буена эшлим. «Восхождение» үзәгендә физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр белән шөгыльләнәбез. «Актерлык осталыгы»на да өйрәтәм. Инсульт кичергән кешеләр дә килә. Аларга да ярдәм итәм. Әле минем биюгә өйрәтә торган түгәрәгем дә бар.

Валентина әти-әнисе белән  Имәнлек урамында урнашкан инвалидлар йортында яши. Һәр иртә сигезгә шәһәрнең икенче башындагы эшенә барып җитә, кайчак кичке җидегә кадәр эшли икән. Үзе бер дә зарланмый.

– Авырып, кемнәндер ярдәм көтеп ятканчы, эшләвең мең артык. Мин  арудан тәм табам. Максатым – башкаларга физик мөмкинлекләре чикләнмәгәнне аңлату. Ихтыяр көчең булса, арбаны да ташлап була. Һәр кешенең язмышы үз кулында. Йөри алмыйсың икән – кулларың белән эшлә. Кулларың йөрмәсә – аякларың тик тормасын. Элек гарип кешеләргә карата мөнәсәбәт начар иде. Кайтып елаган чаклар да булды. Рәнҗетүдән курыкмыйлар иде. Хәзер инде бар да башкача. Бармак төртүче дә, арттан көлүче дә юк. Киресенчә, соңгы елларда инвалидларга карата мөнәсәбәтне күреп күңел сөенә.  Төрледән-төрле бәйгеләр оештырыла, ярышлар үткәрелә. Иң беренче тапкыр республика күләмендә узган «Мин – хатын-кыз» дигән бәйгедә катнашкан идем. Аннан соң бик тә «Татарстан энҗесе»ндә катнашасым килде. Тик баштарак батырлыгым җитмәде. Озак әзерләндем. Былтыр исә, тәвәкәлләп гариза язып җибәрдем. Бәйгенең шартлары да миңа туры килә торган иде.  Башта фотолар бәйгесе, аннары үзең хакында сөйлисе, соңыннан иҗади номер күрсәтәсе иде. Мин арбада килеш биергә өйрәндем.  Тренерым Роман Чешуин белән бергә биедек. Чыгышым бар кешегә дә ошады. Шулай итеп, мине «Татарстан энҗесе» дип атадылар. Бик сөендем. Мин бит бу җиңүне 6 ел көткән идем.

Әлеге бәйгедә катнашкач, аның үз-үзенә ышанычы арта.  Бәйгедәге гаиләле кызларны күргәч,  кияүгә чыгу теләге дә туа. Тик әлегә аның очрашып йөргән егете юк.

– Әнием мине гел мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Өйдәге эшләрне дә башкарам, ашарга да пешерә беләм. Бер дә тик утырганым юк.  Авыруым турында бөтенләй оныттым инде мин. Башкаларга да шуны телим. Минем кимчелегем бар, мин авыру дип тормагыз, тормыш дәвам итә. Һәр көннең, мизгелнең кадерен белеп яшәргә кирәк, – ди ул.

Гөлгенә Шиһапова


«Татарстан энҗесе» бәйгесендә җиңүче: «Арбада килеш биергә өйрәндем»” язмасына фикерләр

Фикер өстәү