Рөстәм Миңнеханов: “Сезнең продукциягә ихтыяҗ булачак”

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗегә эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул иң элек Салиховлар гаиләсенең атчылык фермасында булды. Фермерлар 2018 елда атчылык хуҗалыгын оештырган. Биредә 50 башка якын ат асрыйлар. Йөк ташучы токымнардан тыш, ел саен республика ярышларында катнашып килүче чиста токымлы инглиз атларын да үрчетәләр.

Фермерлар ат итеннән экологик чиста ризыклар сатуны да җайга салган. Аларның продукциясен Татарстанда гына түгел, Удмуртия дә беләләр. Алга таба ат итен интернет аша да сата башлау күздә тотыла. Хуҗалык җитәкчесе Рафис Салихов әйтүенчә, әлегә ит күршедәге Удмуртиядә эшкәртелә. Озакламый фермерлар Әгерҗедә үзләренең производствосын ачарга ниятли. Рөстәм Миңнеханов әнә шул булачак предприятиенең проекты белән таныштырылды. Президент бу юнәлешне үстерүне югары бәяләде. “Перспективалы, республика өчен традицион проект. Иң мөһиме – сезнең продукциягә ихтыяҗ булачак”, – дип билгеләп үтте ул. Сүз уңаеннан, фермада атлардан тыш төрле токымдагы 250дән артыграк сарык асралуын да искәртик.
Президент Әгерҗедәге икенче “тукталышы” “Радуга талантов” Балалар иҗат йорты булды. Хәзерге вакытта биредә төрле юнәлешләр буенча төркемнәрдә 1,8 меңнән артыграк бала шөгыльләнә. Президент күп кенә түгәрәкләр һәм секцияләр эше белән, аерым алганда, робот техникасы түгәрәге белән танышты. Биредә балалар электр техникасы нигезләренә өйрәнә, шулай ук роботлар ясый. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, балаларның фәнни-техник иҗатка тартылуы – киләчәктәге уңыш нигезе. “Киләчәгебез робот техникасына бәйле, сез бик дөрес юнәлеш сайлагансыз” , – диде ул.
Балалар иҗат йортында 8 уку бүлмәсе, бию һәм аэробика белән шөгыльләнү өчен 2 зал, театр һәм җыр сәнгате дәресләре өчен актлар залы һ.б. бар. Рөстәм Миңнеханов кул эшләре һәм халык промыселлары түгәрәгендә, бию студиясе, хор классында булды.
Президент шулай картинг үзәге белән дә танышты. Бүген биредә республика дәрәҗәсендәге чыгыш ясаучы талантлы балалардан бик әйбәт команда туплаган. Рөстәм Миңнеханов районда балалар автоспортын үстерүне уңай бәяләде. “Автомобиль спорты картингтан башлана. Картингка өйрәнсәгез – башка машиналарда узышырга да җиңел өйрәнәчәксез”, – дип мөрәҗәгать итте Президент картингчы егетләргә. Ул республикада алга таба да картинг хәрәкәте үстереләчәген билгеләп үтте.


Фикер өстәү