Социаль челтәрләрдәге тәртипсезлеккә чик куелды: «тәтилеккә» өйрәнербезме?

1 февральдән социаль челтәрләрдә ялган хәбәр таратырга, бер-береңә пычрак атарга, сүгенергә  ярамый. Кагыйдә бозучыларны «Мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр һәм аны саклау турында»гы Закон нигезендә җәзага тартачаклар. Тәртипкә өйрәнә алырбызмы?

Телгә генә түгел, кулга да хуҗа булырга туры киләчәк. Яңа кагыйдәләр буенча, социаль челтәрләр үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турындагы документ урнаштырырга, законга каршы мәгълүматларны  ачыклап, аны юкка чыгарырга тиеш. Моңа үз-үзеңә кул салырга, наркотиклар, исерткеч эчемлекләр кулланырга өндәү, балалар порнографиясе, җәмгыять, дәүләткә карата ихтирамсызлык күрсәтү һәм башкалар керә. Шулай ук сүгенү дә тыела. Начар мәгълүматлар  вакытында юкка чыгарылмаган очракта социаль челтәрләрдән файдаланучыларга да, интернет чыганакларга да  җитди штрафлар яный.  Күләме:  физик затларга – 200 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 800 мең сумга кадәр, юридик затларга  8 миллион сумга кадәр. Законны кабат бозсаң, штраф күләме арта. Роскомнадзор интернет чыганакларының исемлеген булдырачак. Әлеге яңалык тәүлегенә 500 меңнән артыграк кеше керә торган платформа хуҗаларына кагыла.

– Интернетта  үз-үзеңне тоту кагыйдәләре булырга тиеш. Социаль челтәр  – кешегә пычрак ату урыны түгел. Сүгенү – кешене бер дә бизәми,  рухи яктан таркатуга китерә торган күренеш. Моны кешенең җанын пычрата торган нәрсә дип кабул итәм. Иң аянычлысы, балалар да кечкенәдән сүгенү сүзләрен кулланалар, күрәсең, үрнәк алырдай кешеләре бардыр. Үземне идеаль дип санамыйм. Шулай да гомер буе, шәхес буларак, камиллеккә омтылдым, диндарлыгым да бар. Шуңа күрә телдә нормада булмаган сүзләр кулланмыйм. Башкаларны тыңлау да күңелле түгел, сүгенү колакны ертып керә, – ди  депутат, Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы Рамил Төхвәтуллин.  – Мондый канун кабул итүгә уңай карыйм.  Сәнгать әһелләре арасында  андый сүзләрне кулланырга тәкъдим итүчеләр дә  очрый. Кемнәрдер аны икенче рус теле дип тә кабул итә. Пушкин, Качалов  иҗатында андый сүзләр бар. Рус теле – бай, мәгънәле тел. Анда үз фикереңне  белдерә алырдай матур сүзләр җитәрлек.

Блогер Татар малай Ринат Галиәхмәтов әйтүенчә,  әлеге яңалык социаль челтәрләрдә  теләсә нәрсә язучыларга шәп сабак булачак.

– Теләсә нәрсә язып, сине авыр хәлдә калдырырга тырышучылар бар. Әлбәттә, бу ачуны китерә. Берсендә миңа бер апа: «Колхозчы кебек, бабайларча киенәсең», – дип язган. Шуннан соң  үзенең  битенә кереп карадым да,  апа, сез миннән ким киенмисез икән, дип сторис куйдым. Кеше шәхесен кимсетергә теләү бу. Начар нәрсә язучыларны чикләп куям. Кайбер очракларда тәнкыйть сүзләрен махсус та калдырам. Безнең бит яклаучыларыбыз да бар. Алар яхшы сүзләр язгач, ямьсез сүзләр язучылар хаталарын аңлап, язганнарын бетерәләр, – ди ул.

Алып баручы Зәмирә Рәҗәпова да  интернетка яңа кагыйдәләр кертүне хуплый. Аның фикеренчә, Инстаграм сәхифәсе барлыкка килгәч, күп кешенең теле ачылды. Фото урынына чәчәк куеп, теләсә нәрсә язып яталар.

– Гел мактап торырга кирәкмени, диләр? Юк, кирәкми, куйган фотолар, постлар ошамаса, берни язмыйча, җавап бирмичә дә калып була бит. Пычрак ыргыту – бу бит тәрбиясезлек, эстетика юк дигән сүз. Кайбер чакта мин, ник сез начар сүзләр язасыз, дип  сораштырам. Ул кешене җенем сөйми, яратмыйм, дип җавап кайтаралар. Бу инде кешенең психологиясенә бәйле. Нәрсәнедер эшләү өчен аның мөмкинлеге юк. Әйтик, Илсөя кебек матур була, алай җырлый алмый, шуңа эче поша. Артист ул – һөнәр, әлеге һөнәр артында кеше язмышы ята.  – ди Зәмирә Рәҗәпова. – Социаль челтәрләр – кешене пычрату  өчен мөнбәр түгел. Аны бит файдалы максатларда да кулланып була. Телисең икән, рецептлар, башкасы белән бүлеш. Инстаграм  – массакүләм  мәгълүмат чарасы кебек, җәмәгатьчелек фикере тудыра. Әмма ул  һәрвакытта да дөрес булмаска мөмкин. Яман, нахак сүз кешенең күңелен генә төшереп калмыйча, элмәккә дә менгезә ала. Шуңа күрә  бик нык сак булырга кирәк. Мин үзем чыныккан инде,  андый нәрсәләргә елмаеп куя беләм.

Рөстәм Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы:

– Интернетта кагыйдәләр кертү кирәк. Без, мөселманнар, Аллаһы Тәгаләнең бөтен җирдән дә күреп торуын беләбез. Язган, әйткән сүзләрне фәрештәләр язып бара. Гомердә бер китап язмаган булсак та, бу безнең гомерлек гамәл китабы һәм без – аның авторы. Изге сүзләр, гамәлләр күбрәк булса – җәннәткә, начары күбрәк булса, тәмугка эләгәчәкбез, Аллаһ сакласын. Баланы мәктәпкә илткәндә,  юлда сүгенгән укучыларны күреп шаккатам. Аларны туктатып аңлатам. Кайберләренең исе дә китми. Без – 90 нчы елларда үскән балалар  ишетмәгән һәм белмәгән әллә нәрсәләр әйтәләр, бу бер дә матур күренеш түгел. Балалар өчен Аллаһ каршында җавап бирәчәкбез, моны онытмасак иде.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү