Марат Кәбиров: «Бала-чага маташтырган әсәрдән нәрсә көтәсең инде дигән идем дә, тик…»

Интерент аша да, үзара очрашканда да: «Менә шушы әсәрне укып чыгып, фикереңне әйт әле», – диючеләр күп. Мин укып чыгам, әмма бик күпләренә фикер әйтмим. Дөресен әйтсәң, дошман буласың. Дошман булырга теләмәсәң, алдашырга кирәк. Шуңа мондый очракларда дәшми калу – иң отышлысы. Тик бу юлы дәшми кала алмадым…

Сүз – яшь иҗатчыларның Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә тәкъдим ителгән эшләре турында. Бу премия әле беренче ел гына гамәлдә. Татарстан Мәдәният министрлыгы яшь язучылар өчен булдырган әлеге чара Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) белән берлектә уздырыла. Бүләккә дәгъва итүчеләр дә, җиңүчеләр дә – беренче карлыгачлар. Авторларның иң кечкенәсенә – 14, иң өлкәненә – 28 яшь. Исемнәре минем өчен яңа. Барлыгы унсигез автор, унсигез хикәя.

Дөресен әйткәндә, мин бу хикәяләрне укуга теләр-теләмәс кенә тотындым. Бала-чага маташтырган әсәрдән нәрсә көтәсең инде? Һәрхәлдә, бу язмаларны укып чыгу рухи ләззәт бирәчәк шөгыль түгел, ә күңелсез һәм эчпошыргыч бер хезмәт булырга тиеш иде. Заманында яшь авторлар, әдәбиятка аяк басучылар белән күп эшләргә туры килде. Бу мәсьәләдә күп тапкыр авызым пешкән, шуңа хәзер беркемнең дә кулъязмасын укымаска, фикер белдермәскә тырышам. Тик бу юлы алай итеп булмый, чөнки үзем дә шушы премиянең комиссиясенә керәм… Нәрсәдер әйтергә, кемнедер тәкъдим итәргә кирәк. Күз йөгертеп булса да чыгарга туры килә инде…

Ләкин алай гына котылырга насыйп булмады. Яшь авторларыбызның хикәяләре мине шундук суырып алды, укып чыгарга мәҗбүр итте. Чөнки авторларның һәркайсы үзенчәлекле, талантлы, заманча иде.

Бу урында мин аз гына бүленеп алам. Бездә еш кына: «Дөнья әдәбиятына чыгу», – дигәнрәк сүзләр яңгырый. «Дөнья әдәбияты бестселлеры» дип тәкъдим ителгән китаплар белән мин дә танышып барам. Тик соңгы елларда андый әсәрләр бик еш күңелне кайтара. Күрәсең, бу – әсәргә бирелгән бәя түгел, ә китапны уңышлы сату өчен тагылган ярлык кына. Һәрхәлдә, соңгы арада шундый шедеврлар арасыннан күңелгә хуш килердәй бер әсәр дә тапканым юк.

Ә менә бу конкурста катнашкан авторларның һәрберсенең хикәясендә җанга рәхәтлек бирерлек ниндидер үзенчәлек бар. Болардан яңалык, сафлык бөркелеп тора. Тормышка карашлары да, язу рәвешләре дә яңача. Татар классикларына да охшамаган алар, дөнья әдәбиятының бүгенге йолдызларына да тартмаган, хәтта безнеңчә дә түгел. Алар үзләренчә. Үзләре бер дәвер, үзләре бер дөнья булып киләләр.

Аларның күбесе башка әдәбиятлар белән дә таныш, иҗат серләренә өйрәтүче китапларны да укыган – бу аларның язу рәвешеннән сизелеп тора. Тел-сурәтләү чараларының киңлеге, сюжет төзү, хикәяләү алымнары яшьләрдә үтемлерәк, сыйфатлырак. Әсәрләрен әлегә бар яктан да камил, тел тидермәслек дип әйтеп булмый. Ләкин камиллеккә омтылыш бар – шунысы мөһим. Иҗат ул камиллеккә омтылудан ярала.

Җитешсезлекләрнең иң беренче күзгә ташланганы – тормыш тәҗрибәсе җитеп бетмәү. Хәер, моны җитешсезлек дип була микән? Әйтик, менә дәгъвачыларның иң яше – 14 яшьлек Фирзәр Әхмәтҗановта ул тәҗрибә кайдан булырга тиеш? Әле яши дә башламаган ич, парта арасыннан да чыкмаган. Ләкин аның «Танк» дип аталган хикәясендә җанны эретерлек ягымлылык бар. Хәтта теманы белеп бетермәве, беркатлылыгы да рәхәт кабул ителә, чөнки әсәре яратып язылган. Һәр җөмләсеннән сабыйлык сафлыгы, җылылык ургылып тора. Киләчәктә маҗаралы әсәрләр остасы булыр әле дигән өмет тудыра.

Тормыш тәҗрибәсе дә, әдәби осталык та – вакыт белән килә торган нәрсә. Яши-яши кеше үзенең уңышларыннан да, хаталарыннан да тәҗрибә туплый. Яза-яза осталыгы арта. Әйткәндәй, язарга өйрәнү өчен язарга киррәк. Ул йөзү кебек. Нинди генә китаплар укыма, нинди генә теоретик белем туплама, нинди генә файдалы күнегүләр ясама – әгәр суга кереп йөзә башламыйсың икән, йөзәргә өйрәнә алмыйсың. Язу да шулай. Әдәби осталыкка бары тик язып кына өйрәнергә мөмкин. Ә осталык – зур нәрсә, аның ярдәмендә үзеңнең кимчелекләреңне дә өстенлеккә әйләндерергә була.

Җитешсезлекләрнең тагын күпләргә хас булганы – әдәби калыплар. Шаблонлык. Бөтереп алып киткән, хисләр давылы куптарган вакыйгаларның төш, виртуаль уен булып чыгуы… Әсәрдән төшеп калырга тиешле персонажларның көтмәгәндә авариягә эләгүе… Яратышып та кавыша алмаган парларның балалары очрашып, бер-берсенә гашыйк булулары… Мондый нәрсәләр инде әллә кайчан язылган, меңнәрчә тапкыр кабатланган. Бүген

болар беркемне дә дулкынландырмый. Алар бары тик тәҗрибәсезлек һәм наданлык билгесе дип кенә кабул ителә.

Бу урында яшь авторларга мин болай дип әйтәм. Һәртөрле калыплардан ерак торыгыз. Әсәрдә кулланылган бер шаблон күренеш иң яхшы идеяне, иң зур хезмәтне дә юкка чыгарырга мөмкин. Дөрес, бар яктан да камил әсәр булмый. Андый кешеләр дә булмый. Ләкин һәр кеше – бердәнбер һәм кабатланмас. Әсәрләр дә шундый булырга тиеш.

Һәр әсәр үзенең әйбәт яклары, җитешсезлекләре, бүтән сыйфатлары белән бердәнбер һәм кабатланмас булырга тиеш. Кеше ялгышларын кабатламагыз, башкаларны сөендерерлек үз хаталарыгыз булсын.

Оештыручылар әлеге премиянең максатын «Шәриф Камалның мирасын популярлаштыру, прозаның кече жанрында иҗат итүче авторларны барлау» дип билгели. Тыйнак кына. Мин мондый премия барлыкка килүне Татарстан һәм татар халкы тормышындагы зур вакыйгаларның берсе дип бәялим. Чөнки бу – гади бүләк өләшү генә түгел, ә яшь талантларны дәртләндерү, татар әдәбиятының киләчәгенә нигез салу.

Яшь каләмдәшләремә ышанычым зур. Мин аларның һәркайсына уңышлар телим!

Марат Кәбиров


Фикер өстәү