Тататарстанда битлекле режим дәвам итә

Татарстанда битлек кию режимы гамәлдән чыгарылмаячак. Әле коронавирус белән бәйле вазгыять бөтен Россия өчен шактый җитди кала бирә. Саклану чараларыннан баш тарту татарстанлыларның тормышын куркыныч астына куярга мөмкин. Хөкүмәт Йортындагы брифинг барышында Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шулай дип белдерде.

— Битлектәе баш тарту — тагын бер тапкыр кешеләрне куркыныч астына кую дигән сүз. Әле коронавирус пандемиясе тәмамланмаган. Бу мәсьәләдә ашыгырга кирәкми. Россиянең баш санитар табибы да бу хакта искәртте, — дип шәрехләде ул.


Фикер өстәү