Казанда автобуслар көннең беренче яисә икенче яртысында гына йөри башларга мөмкин

Татарстанның авто-транспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков, тахографлар (транспорт йөртүченең хезмәт һәм ял режимын үтәвен контрольдә тотучы җайланма. Алар бу елның ахырына кадәр мәҗбүри тәртиптә кертелергә тиеш. Темляков фикеренчә, бу кадрлар кытлыгына китерәчәк — ред.) кертелү сәбәпле, киләсе елдан Казанда автобуслар көннең беренче яисә икенче яртысында гына йөри башларга мөмкин дип белдергән иде. Бу уңайдан Казан Кремле нинди фикердә?

— Казан Кремлендә транспорт йөртүчеләре мөрәҗәгатьләре турында гына ишетәләр дә бугай инде. Барысына да үтәргә тиешле законнар бар. Әгәр тахографлар куллануга карата ниндидер сораулар булса, аларны тиешле органнар белән хәл итәргә кирәк, — диде Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.


Фикер өстәү