Фәнил + Алсу Фәйзуллинар: Танышуыбызга җыр сәбәпче булды

14 февраль – Гашыйклар көне якынлашкан мәлдә, «Ни хәл?» сәхифәсе кунакларыннан яраткан кешеләре турында сораштык, матур, мәхәббәтле хатирәләрен барладык. 

Фәнил + Алсу

Фәнил Фәйзуллин, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты:

– Чибәрлеге, уңганлыгы белән җәлеп итте мине Алсу. Танышуыбызга исә җыр сәбәпче булды. Инде менә ике малай үстерәбез. Тора-бара яраткан кешеңнең ошаганын да, ошамаган якларын да кабул итәсең, ярата башлыйсың икән ул. Шулай да, Алсуның пөхтәлеген, тәмле итеп ашарга пешерүен аерып әйтми булмас. Бик яратам, хөрмәт итәм мин аны. Мәхәббәтебез мәңге сүрелмәсен иде!

Алсу Фәйзуллина, Г.Кариев театры артисты:

– Беренче тапкыр җыр бәйгесендә очраштык. Фәнил мәктәптә, ә мин музыка училищесында укый идем. Шуннан соң ул да шул ук училищега укырга керде. Мин дүртенче, ул икенче курста булганда, очраша башладык. Беренче күрүдә үк, тавышы белән җәлеп итте ул мине! Фәнилнең төшенкелеккә бирелмәве, барысына да шөкер итеп яши белүе аеруча ошый. Мине дә шуңа өнди ул. Искиткеч әти, искиткеч ир! Өйләнешкәнебезгә шушы көннәрдә генә тугыз ел булды. Иң мөһиме: дөньяга, тормышка карашларыбыз уртак безнең. Һәм бу елдан-ел ныгый гына.


Фикер өстәү