«Җәлил укулары»нда катнашучылар саны арткан

III Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә быел 40 меңгә якын кеше катнашкан. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразыев чираттагы утырыш вакытында хәбәр итте.

— 7 мең кешедән 40 меңгә күтәрелү әйбәт күрсәткеч. Белгечләр финалга чыккан катнашучыларның видеоязмаларын бәяләде. География киңәйде, — диде ул.

780 иң яхшы видеоязма арасыннан 21 җиңүче сайланачак. Һәр 7 номинациядә өчәр җиңүче билгеләнәчәк.

«Җәлил укулары» бәйгесендә Россиянең 37 төбәге, Казахстан, Кытай, Бельгия, Кыргызстан, Төркия, Белоруссия һ.б. илләрдән дә катнашучылар булган.

18 февральдә 18.00 сәгатьтә Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә III Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең гала-концерты узачак.


Фикер өстәү