Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама турында: «Биредә үсеш ноктасы булачак»

«Ни өчен сез татар телен яратмыйсыз? Ни өчен балалар аны өйрәнми? Бу җәһәттән зур дәгъва бар». Татарстан Президенты Түбән Кама районы һәм шәһәре советларының социаль-икътисади мәсьәләләргә багышланган утырышында шундый сораулар куйды. Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексын үстерү, демографик вазгыятьне яхшырту, медицина оешмаларында кадрлар мәсьәләсен хәл итү зарурилыгына да күрсәтте.

Утырышка кадәр ул район Үзәк күппрофильле хастаханәсендә булды. Узган елда 3 нче корпусны капиталь төзекләндерүнең беренче этабы төгәлләнгән. Президент төзекләндерүнең икенче этабы ничек барганын карады. Рөстәм Миңнехановка шулай ук ашыгыч ярдәм үзәгенең яңа кабул итү-диагностика бүлеге проекты турында сөйләделәр. Хәзерге вакытта проект-смета эшләре төгәлләнгән. Моннан тыш Президентка Шинниклар проспектында торак комплексы проекты тәкъдим ителде. Анда 1350 фатирлы 17 торак йорт кору күздә тотыла. Рөстәм Миңнеханов әлеге проектны хуплады.
Татарстан Президенты утырышта чыгыш ясап, Түбән Кама предприятиеләренең коронавирус пандемиясе чорында зур ярдәм күрсәтүләрен, шәхси саклану чаралары һәм антисептиклар җитештерүне оештыруын, медицина оешмаларына ярдәм итүен билгеләп үтте. «Предприятиеләребезнең бер генә көнгә дә туктап калмавын билгеләп үтәсе килә. Түбән Кама «Нефтехим», «ТАИФ-НК», «ТАНЕКО», шин производствосы, бөтен энергетика комплексы катлаулы шартларда эшләвен дәвам итте», – диде Президент.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Түбән Кама районы – республикада лидерлардан берсе. Районнар арасында җитештереп озатылган продукция күләме ягыннан – икенче, тулай продукт күләме ягыннан – дүртенче урында. «Түбән Кама республикада гына түгел, илдә дә зур сәнәгать үзәге булып тора», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент районның «авырткан урыннары»на да күрсәтеп үтте. Агросәнәгать комплексын үстерү, демографик вазгыятьне яхшырту, медицина оешмаларында кадрлар мәсьәләләрен, системалы карарлар таләп итә торган мәсьәләләр, дип бәяләде. «Бу территориядә нинди проблемалар барлыгын һәм аларны хәл кылу мөмкинлекләрен карарга кирәк», – диде республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов утырышта Россия халыклары телендә, аерым алганда, татар телендә белем бирү өлкәсендәге эшне көчәйтергә чакырды. «Ни өчен сез татар телен яратмыйсыз? Ни өчен балалар аны өйрәнми? Бу җәһәттән зур дәгъва бар. Түбән Камада чуаш мәктәбе эшләп килә. Киләсе елда анда ремонт ясалачак. Теләсә кайсы милләт үзенең туган телендә, бигрәк тә татар телендә белем алу мөмкинлегенә ия булырга тиеш», – дип басым ясап әйтте ул.
Президент шулай ук Түбән Кама хакимиятендә утыручылар игътибарын өйдә белем алучы балалар санына юнәлтергә кушты. Хәзерге вакытта районда дини карашлары буенча өйдә укучы балаларга, сыйфатлы белем алу, яшьтәшләре белән аралашып үсү өчен, мөселман яки православие мәктәбе ачарга кирәктер, бәлки, дигән фикерен җиткерде. «Өйдә укучы баланың яшьтәшләре, дуслары белән аралашу мөмкинлеге юк, – диде ул. – Бу нәрсә белән төгәлләнәчәк? Ата-аналарга зур проблема белән. Әлеге мәсьәләгә игътибар итәргә кирәк».
Рөстәм Миңнеханов, чыгышын йомгаклап, тулаем алганда Түбән Кама районының зур мөмкинлекләргә ия көчле төбәк булып торуын әйтте. «Биредә үсеш ноктасы булачак. Шуңа күрә иң зур өметләр багланыла торган җирлек. Нефть, нефть эшкәртү, нефть химиясе – боларның барысы да республика икътисады өчен иң кирәкле тармаклар», – диде Президент.
Район хакимияте башлыгы Айдар Метшин чыгышыннан күренгәнчә, 2020 елда Түбән Камада балаларның 98,5 проценты мәктәпкәчә оешмаларга җәлеп ителгән. Бу – республикада иң югары күрсәткечләрнең берсе. 2016 елдан бирле шәһәрдә 5 балалар бакчасы файдалануга тапшырылган. Шуның 2се – узган елда. Нәтиҗәдә сабыйлар өчен 1,3 мең яңа урын булдырылган. Хакимият башлыгы билгеләп үткәнчә, 3 яшьтән зуррак балалар мәктәпкәчә учреждениеләрдә урыннар белән тулысынча тәэмин ителгән. Ике айдан 3 яшькә кадәрге нәниләрнең исә 91,8 проценты бакчага йөри.
Айдар Метшин районда уртача гомер озынлыгына да тукталып үтте. Бу күрсәткеч хәзер – 75,5 яшь. Шул ук вакытта хатын-кызлар ир-атларга караганда 10 елга озаграк яши.


Фикер өстәү