РКБның баш табибы укучыларыбыз сорауларына туры эфирда җавап бирде: участок табибларын белмибез, диспансеризация үтмибез

Коронавирус, вакцина ясату, чиратлар, талон алып булмау, табибларга рәхмәт хатлары. “ВТ” газетасы чираттагы туры элемтәсен оештырды. Бу юлы редакциягә Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев килде.

Сәламәтлек – иң күп сорау туа торган өлкәләрнең берсе. Безнең укучыларыбыз бу юлы да актив булды. “Туры элемтә”гә сорауларны алдан да кабул иттек, эфир вакытында шалтыратулар да булды, социаль челтәрләргә дә хатлар җибәрделәр.

Рафаэль Фирнаялович, төгәл һәм гамәл кешесе буларак, кайбер сорауларга җавапны урында ук бирде. Ә кайберләрен җентекләп тикшерү мөһим. Андый сорауларны алар язып алып, шушы көннәрдә җавап бирергә вәгъдә итте. Сүз уңаеннан, без әле аның татар телендә матур итеп сөйләшүенә, медицина телен Тукай телендә иркен итеп аңлатуына сокландык.
“Туры элемтә”без шуны раслады: кайбер кешеләр үзләренең участок табибларын да белми, кайчан соңгы тапкыр диспансеризация үтүләрен дә хәтерләми, теге яки бу заманча җиһазның җирле хастаханәләрдә барлыгыннан хәбәрдар түгелләр. Гаеп атта да, тәртәдә дә, дигәндәй: үзебез дә сәламәтлегебезне кайгыртмыйбыз, медицина өлкәсендәгеләр дә эшкә бирелеп, аңлату эшләре тиешенчә башкарылмый, мәгълүмат тарату да җитеп бетми дигән фикер туды.

Рафаэль Шәвәлиев хастаханәдә көн саен 100-120ләп операция ясаулары, көнгә 700ләп кеше кабул итүләрен әйтте.

Эфир вакытында рәхмәт сүзләрен дә җиткерүчеләр дә, табибтан турыдан-туры киңәш сораучылар да булды.

“Туры элемтә”дән килгән укучыларыбыз сорауларына җавапны киләсе атнада сайтыбызда укый алырсыз.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү