Бер ирнең гаражында 6 килограмм алтын тапканнар

 Чукотканың Билибино шәһәрендә яшәүче бер ир-ат  эшкәртелмәгән табигый алтынны законсыз сатып алуда гаепләнелә. Аның гаражында 6 килограммга якын кыйммәтле металл тапканнар, дип хәбәр итә “РИА Новости”.

Тикшерүчеләр әйтүенчә,   бу ир-ат табигый алтынны законсыз сатып алу белән шөгыльләнгән. Федераль иминлек хезмәте хезмәткәрләре аның гаражын тикшергәндә,  эшкәртелмәгән  кыйммәтле металл өеменә тап булган. Тикшеренү нәтиҗәләре өемнең 5,994 килограммы – алтыннан, 0,585 килограммы – көмештән  торуын  күрсәткән. Россия Үзәк банкының бүгенге курсы буенча, хуҗасыннан алынган алтын бәясе 26 миллион 400 мең сум тәшкил итә икән.

Тикшерү бүлеге Билибинода яшәүчегә карата җинаять эше кузгаткан. Аңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

 


Фикер өстәү