Татарстанда өч яшьлек бала әнисеннән качкан

Яшел Үзәндәге кибеттә әнисеннән качкан өч яшьлек малайны тапканнар. Сабыйның югалуы турындагы хәбәр хокук сакчыларына килеп ирешкән булган.

Малайның әнисе аны балалар бакчасыннан алырга килгән булган. Әмма бер хатын белән сөйләшеп торганда малай качып өлгергән.

Росгвардиячеләр бу вакытта балалар бакчасы тирәсендә булганнар. Шул ук вакытта кибеттә берүзе генә кечкенә бала йөрүе турындагы хәбәр дә килеп ирешкән. Сабыйны кибетчеләр уен автоматындагы уенчыкларга карап торганда күреп алганнар. Алар сабыйны сөйләштереп карсалар да җавап ала алмаганнар һәм полиция чакыртканнар.

Малайны росгвардиячеләр әнисенә илтеп тапшырган.


Фикер өстәү