Бөгелмә кешесе Россия оборона министры бүләгенә лаек булды

Бөгелмәдә яшәүче Үзәкбай Пангәрәй улы Куванышев Россия оборона министры боерыгы белән «Һәлак булган Ватан сакчыларының истәлеген мәңгеләштерүдә ирешкән уңышлары өчен» бүләкләнде.

Бөгелмәнең «Хәтер» хәрби дан күргәзмәләр залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов җыелучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Район Башлыгының Рәхмәт хатларына отставкадагы эчке хезмәт подполковнигы, җинаять-башкарма системасы пенсионеры Фәрил Исхак улы Зыятдинов, Бөгелмә хәрби комиссариаты бүлеге начальнигы Татьяна Константиновна Мөхәммәдиева, хәрби комиссариат бүлеге начальнигы ярдәмчесе Надежда Александровна Первушина лаек булды.


Фикер өстәү