«Без үзебез бренд!»

Татар дигәч, күз алдыбызга өчпочмак килеп баса. Башка милләтләрнең дә үз бренды бар. Ә менә марилар бу сорауга: «Без үзебез үк бренд!» – дип җавап кайтарды. Кием дисәң, кием белән генә хәзер берәүне дә шаккатырып булмый. Ризык белән дә шул ук хәл. Шуңа да кешеләрен милләтнең кабатланмас бер атрибуты итеп тәкъдим итә алар.

Мари дигәч, иң элек бик эшчән, кунакчыл һәм гади халык күз алдыгызга килсен. Без үпкәчел димәс идем, ышанучан. Кеше алдаламыйбыз, шуңа күрә башкаларга тиз ышанабыз, ди Валентин ага Максютов. Аны Улисьял авылының старостасы дип йөртәләр. Мари халкы, авыл турында иң күп белгән кеше дә – ул. 70 яшь үзенә. Валентин ага үз милләтенең үзенчәлекле бәйрәмнәре турында да сөйләде, авылның хәленә дә бәя бирде.
Хәзерге вакытта авыл бик яхшы яши! Авыл төзек, җитеш. 60ка якын хуҗалык биредә. Әле авыл үсә! Бетә дип күңелсезләнә алмыйбыз. Авылда шушы елларда гына 3 яңа ферма салынды, терлек күп, 35ләп ат бар, мал-туар тоталар, сөт бирәләр, колхозда эшлиләр. Тырыш халык дигән сүз мари халкына туры килеп кенә калмый, чын-чынлап тасвирлый ул! – ди староста. – Татарлар белән дә дус без. Кимсетү, мыскыллау юк. Андый сүзне, гомумән, белмибез. Удмурт, мари, татар очрашса, уртак телебез – татарча. Мин башка җирләргә, очрашуларга баргач та мактана алам инде – 1 сыйныфтан башлап 11гә кадәр балалар марича укый ала. Без Татарстанда шуның белән бәхетле дә.

Валентин ага сөйләвенчә, авылда матбугат белән кызыксыну зур. Әңгәмәдәшебез «ВТ» газетасын даяздырткан. «Кулымнан килсә, программа битен төшереп калдырып, аның урынына мәкаләләр язуыгызны теләр идем. «Һич онытасым юк», «Авыл капкасы» рубрикаларын бигрәк тә яратып укыйм», – дип фикерләрен дә җиткерде ул.

Марилар, билгеле булганча, табигатькә бик якын халык. Табигать күренешләрен дә тоя, сизә алар. Валентин ага да шундый.

Мин көндәлеккә һава торышын язып барам. Елдан-ел үзгәрә инде, еллар чагышмый хәзер. Быелгы җәйгә фаразым: яңгыр азрак булыр төсле. Декабрь карсыз булды бит, гыйнварда гына яуды. Элеккеге кебек кышлар юк ул хәзер, – ди ул.

Фикер өстәү