Быел «Татар кызы»н шәп җырлавына һәм оста биюенә генә карап сайламаячаклар

Матурлык, җыр-бию бәйгесе генә түгел – «Татар кызы»ның максатлары тирәндәрәк ята. Бәйгене оештыручылар әнә шул фикердә. Быел аның алтынчы мәртәбә уздырылучы республикакүләм этабы Халыкара гүзәллек көне алдыннан – 6 март кичендә узачак.

Быел финалдан ни көтәргә?
Алтынчы тапкыр гына уздырылса да, Татарстанда әлеге чара шактый камилләшкән. Оештыручылар һәм кызлар «Татар кызы»ның гади бәйге генә булмавын иң ахырдан зур «шоу» ясап дәлилли. Ләкин максатлары моннан гына гыйбарәт түгел аларның. Быел, мәсәлән, тарихи лекцияләргә һәм үз гаиләләренең шәҗәрәләрен өйрәнүгә басым ясалган, Татарстанның билгеле хатын-кызлары белән очрашулар да шактый булган. Финалдагы интеллектуаль сораулар да нәкъ менә танылган гүзәл затларга багышланачак.

– Быелгы бәйгедә беренче тапкыр республиканың барлык район һәм шәһәреннән дә катнаштылар. Без 200 катнашучы арасыннан 12 туташны сайлап алдык. Алда – финал. Бу ике сәгатьлек чара гына түгел, кызлар ай буе алган белемнәрен тамашачыга тәкъдим итәчәк. Хәзерге вакытта алар иртәнге алтыдан кичке тугызга кадәр мәш килеп әзерләнәләр. Татар кызы – ул иң шәп җырчы, иң оста биюче генә түгел. Ул ¬– камил, формалашкан шәхес. Безнең максат – аларны формалаштыруда катнашу, аларга ярдәм итү, – дип сөйләде Халыкара «Татар кызы» бәйгесе дирекциясенең башкарма директоры Гүзәлия Гыйниятуллина.
Быелгы республика финалын «Зәңгәр шәл» музыкаль спектакленнән өзек белән баетырга җыеналар. Бу турыда баш режиссер, Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова әйтте:
– Мин кызларга ак көнләшү белән карап йөрим: без яшь чакта да шушындый бәйгеләр булмады шул. Тамашага килгәндә, әлбәттә, быел да яңалыклар кертергә тырыштык. Финалны яңа дәрәҗәгә күтәрергә иде. Кызларны көн саен җырлатабыз, биетәбез, сөйләм осталыкларын да шомартабыз. Эчтәлекле пролог әзерлибез, әмма ни турында булачагын әлегә әйтми торыйк. «Зәңгәр шәл» спектакленнән бер бик матур өзек тә булачак, ул кызларны төрле яктан ачарга ярдәм итәр дип уйлыйм, – дип сөйләде ул.
Республика финалында алдагы елларда бәйгедә җиңү яулаган кызларны күрә алуыбыз турында да әйтте ул. Инде бераз онытыла башлаган мизгелләрне хәтерләрендә кабаттан яңартырга тели оештыручылар.
Гүзәллек, сәләт һәм милли традицияләр бәйрәмендә Раяз Фасыйхов, Илүсә Хуҗина, Марина Карпова, Эльза һәм Артур Исламовлар, Илгиз Шәйхразиев, Әмир Әхмәдишин, Сәйдә Мөхәммәтҗанова һәм «Казан» бию ансамбле дә катнашачак.

 

Сөйләшә белерләрме?

Кызларның үзләренә килгәндә,
• Саба районыннан Айгөл Котдусова,
• Казан шәһәреннән Илүзә Мәгъсүмова һәм Гөлназ Гыймадиева,
• Минзәләдән Рамилә Гыйниятова,
• Лениногорск районыннан Ләйсән Билалова,
• Сарманнан Ләйсән Миннәхмәтова,
• Әтнә районыннан Зөһрә Сәмигуллина,
• Балтачтан Алисә Низамова,
• Чирмешән районыннан Рания Минһаҗева,
• Азнакайдан Гөлчәчәк Кадыйрова,
• Лаеш районыннан Гөлназ Мисалова,
• Буадан Әдилә Хәмидуллина катнашачак.

Районнардан килгән татар кызларының күбесе Казанда татар мохите белән танышырга теләүләрен әйтте. Татар сөйләм телләрен камилләштерергә теләүчеләр дә бар. Тел дигәннән, «Татар кызы»нда катнашучыларның татар телендә сөйләшү дәрәҗәләрен тәнкыйтьләүчеләр булмады түгел. Гүзәлия Гыйниятуллина да кызларның татар мәдәниятен начар белүләрен яшерми:
– Бәйгедә төрле һөнәр ияләре катнаша. Алар арасында татар телен һәм мәдәниятен белеп бетермәүчеләр дә бар. Тик без кызларның телләрен шомартуны, мәдәниятебез, тарихыбыз белән таныштыруны максат итеп куйдык. Республика турында җиңгән кызыбыз Татарстан данын Үзбәкстанда (2021 елгы бәйгенең халыкара финалы Үзбәкстанда узачак. – Ред.) яклаячак – безгә сынатырга һич ярамый, – диде ул бу хакта.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү