Акчаны кире сорамасмы?

Ата саналган кеше балага 15 ел буе алимент түләде. Әгәр дә без хәзер аннан баш тартсак, ул баладан алимент сората аламы?

Роза Хәкимуллина. Казан

Ләйсән Харисова, хокук белгече:

– Әгәр баланың әнисе ир-атны аталык хокукыннан мәхрүм итәргә уйласа, беренчедән, аның нинди очракларда мөмкин булуын карарга кирәк. Гаилә Кодексының 69 нчы маддәсендә («Ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкин булган сәбәпләр») түбәндәге очраклар мәгълүм: а) ата-аналарның бурычларын үтәүдән, шул исәптән алимент түләүдән качуы; б) бала табу йортыннан (бүлекчәсеннән) яисә башка медицина оешмасыннан, уку җиреннән, социаль хезмәт күрсәтү оешмасыннан яисә шундый ук оешмалардан үз баласын алудан җитди сәбәпләрсез баш тартуы; в) ата-ана хокукыннан начар ният белән файдалануы; г) балалар белән рәхимсез аралашу, шул исәптән физик яки психик көчләүне гамәлгә ашыру; д) хроник алкоголизм яки наркомания белән авыру булу h.б.

Иң элек баланың әнисе ир-атны аталык хокукыннан ни сәбәпле мәхрүм итәргә уйлавын ачыклау мөһим. Бары тик баласы белән аралашуына киртә куярга теләвеме яисә генетик яктан әти булуыннан шикләнәме? Һәрхәлдә, бу сорау судсыз гына хәл ителми. Алиментларга килгәндә, әгәр ир-ат аталык хокукыннан мәхрүм ителә икән, ул алиментларны түләргә мәҗбүр. Кайбер әтиләр алиментларны түләмәс өчен, әти булудан баш тартырга да әзер тора әле. Ләкин, баш тарткан очракта да, алимент түлисе булмас, дигән гарантия юк. 15 ел буе түләп барган алиментларны кире кайтару мәсьәләсенә килгәндә: әгәр «элеккеге ата» судта баланың үзенеке түгел икәнен ачыкласа, суд алиментларны кире кайтаруны таләп итә ала. Ләкин алиментларны соңгы өч ел өчен генә кайтарырга мөмкин.


Фикер өстәү