Рамазан ае – гөнаһлардан пакьләнә торган ай

 Тиздән Шәгъбан ае җитә. Расүлебез ﷺ: «Раҗәб ае – Аллаһы Тәгаләнеке, Шәгъбан – минем ай, Рамазан ае – минем өммәтемнеке. Шәгъбан – гөнаһларга кәффарәт була торган ай, ә Рамазан ае – гөнаһлардан пакьләнә торган ай», – дип әйткән.

Раббыбызның рәхмәтенә һәм нигъмәтләренә ирешү өчен сәбәпче һәм дә бәрәкәткә бай булган айны гыйбадәттә уздыру хәерле эш булып тора. Бу айда башкарылган барлык яхшы эшләр 70 тапкыр арта һәм бернинди каршылыкларсыз күккә күтәрелә. Мөселман бәндәсенең теле һәм яшәгән һәр көне салаватлар белән зиннәтләнергә тиеш. Салаватлар әйтү – ул, беренчедән, Раббыбызның әмерен үтәү булса, икенчедән, Пәйгамбәребез ﷺ каршындагы хакны үтәү. Салават – Аллаһыдан рәхмәт, фәрештәләрдән истигъфар һәм мөэминнәрдән дога дигән сүз. Салаватның иң кыскасы: Әллаһүммә салли галә Мүхәммәдин вә галә әәли Мүхәммәд.

Хәерле җомга көне теләп, Камил хәзрәт Сәмигуллин


Фикер өстәү