Бер көндә Татарстанда 3 меңнән артык кеше ковидтан вакцина ясаткан

Тәүлек эчендә Татарстанда яшәүче 3 179 кеше коронавирустан «Спутник V» вакцинасын ясаткан. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Барлыгы 92 402 кешегә вакцинация ясалды (тәүлек эчендә прививка ясатучылар саны — 3 179 кеше) <…>», диелә ведомствода хәбәрендә.

Шул ук вакытта вакцинаның икенче компоненты республиканың 21 195 кешесенә ясатылган.

Covid-19дан вакцинациягә биш төрле ысул белән язылырга мөмкин: РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы, ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша, 122 номеры буенча, КФҮгә мөрәҗәгать иткәндә һәм поликлиника аша.


Фикер өстәү