Йолдызнамә | 8–14 март

Кучкар (21.03 – 20.04) Башлап ташланган эшләрегезне бик зур «бишле»гә төгәлләп куярга җай чыгар. Үткәндәге кызыклы хәлләрне искә төшерердәй бер вакыйга көтелә. Әйтергә кирәк, хис дәрьясына чумдырырдай сөенечле, матур вакыйга! Атна ахырында менә дигән яңалык та ишетелер.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Эштә көндәшлек көчәеп китәргә мөмкин. Кызганыч, кирәксезрәк хезмәткәргә әйләнеп калуыгыз бар. Бәхәсләшеп йөрүнең файдасы булмас. Әлегә бөтен көчегезне гаиләгезгә тотыгыз. Ә эштәге хәлләр… Моңа кадәр ничек булган, шундый эзгә кайтып төшәчәк. Бераз сабырлык кына кирәк.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Ир-ат Игезәкләргә чиктән тыш игътибарлылык, уяулык һәм зирәклек кирәк: җиңүгә саналганның чып-чын җиңелү булып чыгу куркынычы зур чөнки. Атна уртасында бер мәсьәләдә икеләнеп калырсыз. Артыгын уйлап тормастан, күңелегез кушканча эшләгез – үкенмәячәксез!

Кысла (22.06 – 22.07) Белеп торыгыз: бу чорда акылдан гайре кыюлык, әрсезлек кирәк. Бары тик шулай гына уңышка исәп тотып булачак. Атна ахырында озакламый кесәгезнең калыная башлавына ишарәләрдәй хәлләр көтелә. Тегеннән-моннан акча эшләү юллары ачылырга тора…

Арыслан (23.07 – 23.08) Гаилә турында уйлап, бары тик шуны гына кайгыртып яшәү чоры. Өйне дә игътибарсыз калдырмау – пәрдәләрнең язгысын – юкарагын элү, һич югында җиһазларның урынын алыштырып кую әйбәт. Мондый үзгәрешләр тормыш яме, рухи көч өстәячәк.

Кыз (24.08 – 22.09) Гаиләдә инде байтактан күңелегезне талкып килгән бер проблеманың очына чыгу мөмкинлеге ачылыр. Кулдан ычкындырмагыз шуны! Сәфәргә чыгу, күңел ачу чараларында катнашу өчен әйбәт чор.   Атна ахырында күпне вәгъдә иткән танышулар гына ни тора!..

Үлчәү (23.09 – 23.10) Вакланып китеп, хезмәттәшләрегез белән мөнәсәбәтләрне боза күрмәгез. Хәтерегез калса да, дәшмәгез. Шулай икән, җиңүчегә, киресенчә булса – җиңелүчегә әйләнәчәксез.  Ә инде күңелегезне тулысынча бушату, тынычланып калу  өчен ял көннәрен чын мәгънәсендә ялга багышлаудан (театр, музей, күргәзмә ише мәдәни учакка бару) да әйбәте юк.

Чаян (24.10 – 22.11) Документлар белән эшләү өчен шәп чор: хәтта үтә катлаулы, буталчык тоелганнарын да җайлы гына хәл итеп куячаксыз. Атна урталарында хезмәт урынында бер мәсьәләдә кемнәргәдер юл куярга кирәк. Юкса үзегезне мин-минлектә генә түгел, бәлки әле эшегезне начар белүдә дә гаепләргә мөмкиннәр.

Укчы (23.11 – 21.12) Тормышыгызның барлык өлкәләрендә – тынычлык. Бернинди стресска, бәхәс-фәләнгә урын юк. Шулай да моңарчы башкарылмый килгән эшләр турында уйлыйсы бар. Аларны якын арада хәл итү кирәк. Юкса акча проблемасы килеп чыгарга мөмкин.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01 Бу атнада сезне яңа хис-тойгылар, бик матур тәэсирләр көтә. Эшегезне беразга оныттырып, эчке, рухи ял бирәчәк бу! Ә сезгә хәзер нәкъ менә шул кирәк. Балаларыгызның уңышлары белән куандыруы  тагын бер шәп вакыйгага әйләнәчәк.

 Сукояр (21.01 – 19.02) Көтмәгәндә генә юлыгызда үзегез өчен бик кирәкле бер кеше пәйда булыр. Бу сезгә искиткеч зур күтәренкелек бирер. Әмма аннан бары тик файда алу омтылышыннан гына сак булыгыз: юкса ышанычларыгыз акланмау гына түгел, көлкегә калу куркынычы да бар.

Балык  (20.02 – 20.03) Бик кирәкле һәм әйбәт эш тәҗрибәсенә өйрәнү мөмкинлеге чыгар. Җиңел булмаячак, әмма сезнең кулдан киләчәк. Атна уртасында күңелне үстереп җибәрердәй хәбәрләр ишетелер.  Ә инде хезмәттәшләрегез арасыннан берәвенең ни сәбәптәндер сезгә теш кайрый башлавы  үзенә үк начарлык тудырыр.


Фикер өстәү