Пандемия сәбәпле, илдә гомер озынлыгы ике елга кыскарган

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, Россиядә гомер озынлыгы ике елга кыскарган. Мондый хәл беренче тапкыр 2003 елда булган.

Әлеге мәгълүматлар РФ Президенты тарафыннан расланган илкүләм максатларга ирешү буенча хөкүмәт планының март версиясендә бар, аны «Майский указ» Telegram-каналы чыгарды. Аннары документта китерелгән мәгълүматларны РБК басмасына ил Хөкүмәтенә якын ике чыганак раслады.

Росстатның беренчел мәгълүматлары буенча, 2020 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә көтелгән гомер озынлыгы 2020 елда 71,1 яшькә кадәр кыскарган (2019 елда — 73,3), диелгән планда. Ил хакимияте гомер озынлыгы буенча 2019 ел дәрәҗәсенә 2024 елда яңадан ирешергә өметләнә.

Документтан аңлашылганча, агымдагы, 2021 елда гомер озынлыгы 71,7 яшь булырга тиеш, 2022 елда — 72,3 ел, 2023 елда — 72,9 ел, ә 2024 елда — 73,6 ел. Элегрәк бу күрсәткечне 2024 елда 75,2 яшькә кадәр җиткерү күздә тотылган иде.

 

 


Фикер өстәү