Владимир Путин коронавирустан вакцина ясатканмы?

Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков бүген журналистларның, дәүләт башлыгы Владимир Путин коронавирус инфекциясеннән прививка ясаттымы, дигән соравын җавапсыз калдырган.
“Президент прививка ясаткач, бу хакта үзе хәбәр итәчәген әйтте”, – дигән ул.
Исегезгә төшерәбез: дөньяда COVID-19 инфекциясеннән тәүге вакцина – «Спутник V” Россиядә теркәлде. Препаратны, Россия Турыдан-туры инвестицияләр фонды белән берлектә, Гамалея исемендәге фәнни үзәк эшләде. Шуннан соң тагын ике вакцина – “ЭпиВакКорона” и “КовиВак” теркәлде.


Фикер өстәү