«Милли мультfest» балалар кинофестиваленең финалчылары билгеле

Яшь буын кинематография белән кызыксынамы? Алар татар кино сәнгатенә үз өлешләрен кертә алырмы? Мультипликация белән шөгыльләнергә теләүчеләр киләчәктә дә пластилин һәм кәгазь белән генә чикләнмәсме? Бу сорауларга җавапны тәүге тапкыр оештырылучы «Милли мультfest»тан эзләдек.

Ноябрьдә башланган фестиваль төгәлләнергә күп калмады. Оештыручылар һәм жюри әгъзалары Зәй, Актаныш һәм Буада узган зона турларын әйләнеп кайтты да ярымфиналчыларны Казанга, «Мир» кинотеатрына җыйды. Фестивальгә барлыгы 1500дән артык катнашучы 300ләп эш җибәргән булган. Ярымфиналга шуларның 105е чыккан. 13 мартта катнашучыларны ваграк иләктән иләделәр: финалга нибары 27 эш кенә: 14 мультфильм, 6 кыска метражлы фильм һәм 7 компьютер уены үтте.
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комитеты гамәлгә куйган фестивальнең максаты – яшь буында татар теле, милләте белән кызыксынуны арттыру. Яшь булсалар да, катнашучылар үзләре дә бик яхшы аңлый моны. Теләче районы Олы Мәтәскә авылыннан килгән Илмир Сабирҗанов иптәшләрен татар теле һәм халык әкиятләре белән кызыксындыру өчен махсус уен ясаган. Егет 8 сыйныфта укый.
– Әлеге бәйгегә татар халык әкиятләренә багышланган пазл уенын тәкъдим иттем. Башта махсус программалар белән таныштым, аннан әкиятләргә иллюстрацияләр ясадым. Ясавы да, аннан шул пазлны җыю да бик кызык булды. Энем дә, сеңлем дә бик ярата аны, – дип сөйләде ул безгә.
Фестивальдә гаиләләре белән катнашучылар да бар. Мәсәлән, Балтач районыннан килгән Мөхәммәтгалиевлар, җыелышып, кыска метражлы фильм төшергән.


– Татар телебезне өебездә яшереп сакламыйк! Кыска гына фильм аша шул фикерне җиткерәсебез килә. Кыенлыклар булса да, бер атна эчендә төшердек без аны. Мондый фестивальләр Татарстанда яшәүче халыкның татар теленә карата фикерен үзгәртә, алар шуның белән әһәмиятле. Киләчәктә дә булып торсыннар, – дип сөйләде алар.
«Киләчәктә районыгызда кинематография, мультипликация мәктәпләре, остаханәләре булса, балаларыгыз йөрер идеме?» – дим аларга. Әниләре әйтүенчә, яшь буын өчен бу – бик кызыклы өлкә. Хәер, «Мир» кинотеатрына җыелган катнашучылар да раслады моны: бик кечкенәләр дә килеп утырган, барысының да финалга чыгасы килә. «Милли мультfest» хәрәкәте киләчәктә гади бер бәйге булып кына калмыйча, балаларга иҗат итү өчен мөмкинлекләр дә тудырыр микән? Бу сорауга кинофестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова җавап бирде:
– Чыннан да, бу өлкә белән кызыксынучылар бар һәм алар күп икән. Мөмкинлекләр булачак. Беренче адым инде ясалды: Әлмәттә «СоюзМультфильм»ның бүлекчәсе эшли. Киләчәктә башка районнарда да мондый студияләр эшли башлаячак, дип уйлыйбыз. Апрельдә узачак йомгаклау этабына без «СоюзМультфильм» киностудиясе җитәкчесе Борис Машковцевны чакырдык. Ул әле безнең жюри әгъзасы да, – диде ул.
Финал исә 23 апрельдә филармониядә узачак. Ә аңа кадәр катнашучыларны «Байтик» лагеренда өч көнлек уку көтә. Җиңүчеләргә әзерләнгән бүләкләр дә саллы: I урынга – 100, II урынга – 70, III урынга 50 мең сумлык премия биреләчәк.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү