Шәһәр урамында бер ирне аю куып йөргән (ВИДЕО)

Интернетта аюның бер ирне куганын төшергән видео таралды. Әлеге хәл Нижневартовскида булган.

Чыганаклар хәбәр итүенчә, мескен аю кая барганлыгын да аңламый урам буйлап чабып йөргән.

Аю кулга ияләштерелгән булган, дигән фаразлар да бар. Аптыраган аюны йоклаткыч дротик белән «акылга утыртырга» туры килгән. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.


Фикер өстәү