Гөлназ Гыйниятова: «Бәхет ул – менә бүген яшәү!»

Безне нәрсә бәхетле итә? Җылы өебез, якыннарыбызның елмаюы, туңдырма яки вакытында бирелгән хезмәт хакымы? Һәркем үзенчә аңлый, аңлата һәм тоя бу хисне. 20 март – Халыкара бәхет көне алдыннан «Ни хәл» сәхифәсе кунаклары белән дә бәхет турында сөйләштек.

Гөлназ Гыйниятова, «ТНВ-Планета» телеканалы алып баручысы:

– Мине вак кына, гади генә әйберләр дә бәхетле итә.  Иртән йокыңны туйдырып уяну һәм тәмле итеп каһвә пешерү. Әле аны кетердәп торган круассан белән эчсәңме? Ммм… аннан матур итеп киенеп, ясанып яраткан эшеңә китү. Җәяү! Барганда, кояшка күз кысып елмаю, сәлам бирү. Эшкә килеп кергәч, чишенү бүлмәсендә утыручы апага матур сүзеңне кызганмау. Аның да, синең дә чын күңелдән елмаюың! Бәхет бит? Бәхет! Тормышта мондый мисаллар бик күп бит.  Ә инде төптән уйлап карасаң, әлбәттә, бәхет ул – менә бүген яшәү! Яратканыңның кадерлесе булып яшәү.  Балаларыңның сәламәт, игелекле булуы, әти-әниеңнең исән-сау тигез гомер итүләре, якыннарың белән аралашып яшәү, дусларың, яраткан эшең булу! Болары инде – иң зур бәхет. Башкалар бәхетенә сөенә белү дә бәхетле итә бит. Көнчелектән,  хөсетлектән Аллам сакласын. Кояш астында һәркемгә урын җитә, башкалар бәхетенә сөенеп, шатлыкларны уртаклашып яшәргә кирәк!

Резеда Гобәева: «Яңалыклар күңелемне төшерә…»


Фикер өстәү