Бүген кәнәфидәгеләр турында гади халыкта тискәре фикер шактый. Игътибар иткәнегез бардыр: ике-өч кеше очрашканда, башта һава торышын, аннан түрәләрне тирги адәм баласы. Берәрсен кулга алсалар, төрмәгә япсалар, һич югы эшеннән алсалар да, бар дөньяда гаделлек урнашкандай тоела, иртәгә үк барысы да үзгәрер, кояш та икенче яктан чыгар кебек хис итәбез.
Тик беркатлылык белән нигәдер Тукаебыз әйткән: «Бездәге бер урынына ул җирдә унбиш шпион» икәнен генә онытабыз. Әмма шунысы бәхәссез: бу – мәңгелек тема. Яшәешнең үзе кебек үк мең кырлы, мең төсле һәм мең серле. Шул ук вакытта гап-гади хакыйкать тә ярылып ята үзендә. Тик ул һаман саташтыра, ялгыштыра, корбаннар таләп итә… Үзе исә бер кеше кулында куәтле коралга әйләнүе, вакытлыча булса да чикләнмәгән мөмкинлекләре белән күпләрне ымсындыра… Бүген безнең сүзебез дә кәнәфи тирәсендә. Теләсәгез, сез дә кушылыгыз.
Күптән түгел бер таныш хуҗалык җитәкчесе болай дип сөйләгән иде: «Гомере буе диярлек җитәкче булып эшләгән берәү миннән машина сорап шалтыратты. Властьта чакта гына дусларың күп була икән, мин хәзер беркемгә кирәк түгел, беркем тыңламады, ярдәм ит, ди. Билгеле, бирдем машина – аның бер авырлыгы да юк бит. Тик ничек инде шулай булырга мөмкин, кешенең хезмәтен ничек онытып була?! Ул бит дәрәҗәле, абруйлы җитәкче иде. Бик аптырадым мин бу хәлгә».
– Менә, мин әйтәм, власть ул шундый бик куркыныч әйбер. Үзеңә дә гыйбрәт булсын. Кәнәфи гомерлек түгел, кайчан да булса аннан китәргә туры киләчәк. Менә шул чакта да сине элеккечә хөрмәт итсеннәр, мөнәсәбәт үзгәрмәсен өчен тырышырга кирәк. Кәнәфигә ияләнгәннәр генә нигәдер бу хакта оныта, – дим.
Ул шалтыратучының исемен әйтмәде, мин сорамадым. Хәер, барыбер түгелмени? Иң мөһиме, тагын берәү булса да, чын хакыйкатьне, ачы хакыйкатьне аңлаган. Тик, кызганычка, соңга калып. Моны аңлар өчен (юкса, шулкадәр гади әйбер бит бу!) тулы бер гомерне исраф итү кирәк булдымы икәнни?! Мондыйлар бер ул гына түгел. Бу хакта үземә дә ачыктан-ачык әйтүче җитәкче булды. Әле район газетасында эшләгән чакта, тәнкыйть язмаларымның һәркайсын: «Син хаклы түгел!» – дип бәяләгән берәү, пенсия яшенә җитмәстән, кәнәфиен калдырырга мәҗбүр булгач: «Син хаклы булгансың икән, мин тормышны бөтенләй дә аңламаганмын!» – диде. Әйе, үз башына төшкәч, ул да аңлады – дуслары күп иде, барысы да онытты, иң якыны, аның ышыгында күп еллар игелекләнгәне, бик әйбәтләп кенә урынын алды… Тормыш, реаль чынбарлык шушындый мисаллар аша гыйбрәт бирергә, уйландырырга тырышса да, властьтагылар гына нигәдер һаман ялгышалар, ялганга корылган мөнәсәбәтләрне ихласлык белән бутап, рәшәгә алданалар, чөнки болар барысы да татлы, бик татлы. Һәм аларга бик якын радиуста торганнар бу ялганны чын дип ышандыралар, аңа үзенчә сулыш алырга да бирмәстән, төрле яклап аңын томалыйлар. Хәтта упкынга барганда да: « Чү!» – дип кисәтәсе, туктатасы урында, «Әйе-әйе, дөрес барасың», – дип тәкрарлыйлар. Бу аңлашыла да. Властьтагы кешенең һәр ялгышы нәкъ менә янәшәдәгеләре өчен кулай, алар өчен чираттагы плюс. Моны аңлар өчен бу вазгыятькә читтән – кәнәфидән төшеп (күңелең белән кәнәфидән төшеп) күз салырга кирәк шул. Яки башка берәүнең, авырттырып, чеметтереп әйткән сүзләрен кабул итә белергә, бик үк татлы булмаган «дару»ын йотарга һәм нәтиҗә ясарга. Үз тирәлегендә мондый бер генә кешене тота алганнар да, мөгаен, акыллы җитәкчедер.
Кызганычка, бу системаның бар нечкәлекләрен аңлаган, яңалыктан уттан курыккандай курыккан тулы бер звенога каршы тора алу иммунитетына караганда, башкалардан берни белән аерылмаучы, шушы тар чолганыштагылар фикере белән формалашкан манекен җитәкчегә әйләнү ихтималы зуррак. Кәнәфи биегрәк булган саен бу ихтималлык та арта, үзгәрмим, дип тырышканнарны йә сындыра, йә буйсындыра, ахры, ул. Тартыша алу сәләте калсын өчен дә, миңа калса, янәшәдә фикердәш, ихластан яхшы нияттәге вәзир кирәк.
Кайберәүләр власть кешене үзгәртми, властька шундыйлар килә, ди. Алар белән дә өлешчә килешеп була (бүген үзләре сорап, теләнеп йөреп, җитәкчелеккә килүгә дә мисаллар юк түгел, җаваплылык дигәнең аларны тамчы да куркытмый. Гадәттә мондыйлар эш күрсәтәм дип артыграк та тырышып җибәрә), шул ук вакытта бер көнлек, вакытлы власть белән дә танымаслык булып үзгәргәннәрне дә күрергә туры килде. Әйтик, җитәкчесе чираттагы ялга киткәч, бер айга аның урынына калган, кичтән генә синең белән бер дәрәҗәдә булып, уйнап-көлеп сөйләшкән «зам»ның иртә беләнгә инде чын диктаторга әйләнгәнен беләм. Гомере буе «сам»лыкка омтылып та, аңа ирешә алмаган «зам»нарның ачуы, агуы бик көчле була, күрәсең.
Җитәкчелек турында сүз чыкканда, аларның һәр гамәлендә фәкать начарлык кына күрүчеләр турында (билгеле, холкын-характерын әйбәт белгәннәре хакында) мин кайчакта: «Бу урынга утырса, ул үзе нишләр иде икән?» – дип тә уйланам. Хезмәт баскычында бер генә басмачага – тавык куначасы биеклегенә генә күтәрелгәннәрнең дә үзен дөнья кендеге итеп хис итүләрен дә күргәләп торабыз шул.
Килешәм, җитәкчелек зур вазыйфа, ул кайсы яктан гына карасаң да, зур җаваплылык. Динебез аны бәндәләргә сынау өчен бирелә дип аңлата. Кешеләр язмышы, алар каршында җаваплылык турында вакытында уйлана белсәк, гомер үткәч, инде бер нәрсәне дә үзгәртеп булмаслык чорга кергәч кенә җан әрнеткеч үкенүләр дә булмас иде. Мөгаен, моның өчен син җаваплы кешеләр күңелендә дә сиңа карата җан әрнүе булырга тиеш түгелдер. Ул да бит гомерлек.
…Кәнәфидәгеләр күңеленә генә түгел, аларның вәзирләре, яраннары күңеленә дә шәфкать бир, Раббым!
PS. Күптән түгел интернетта бер әңгәмә укыдым. Россиянең шактый данлыклы актеры Антон Макарский турында аның бер коллегасы гаҗәпләнеп сөйли: «Мин Антонның кешеләрне яратуына һәрчак аптырыйм. Урамга чыкса, аны һәрчак фанатлары сырып ала, ул беркемнән качмый, һәркайсы белән сөйләшә, автографлар бирә, фотога төшә… А-а, Антон, дип килеп җилкәсенә кулын салган исерекләр, бомжлар белән дә нәкъ шулай. Бу хакта үзенә әйткәч, артист ул – шундый һөнәр дип җавап бирде»…
Миңа калса, җитәкчелек тә шундый һөнәр. Күп очракта бит алар турында эшләренә карап түгел, әллә ни мөһим дә булмаган бер мөнәсәбәткә, мөгамәләгә бәйле рәвештә гомерлек, үзгәртеп булмаслык фикер туа.
Гөлсинә Хәбибуллина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat