Тавыгыгыз күкәй саламы яки Ормар базарында ниләр бар?

Жомга көнен татарлар гына түгел, чуашлар да көтеп ала. Чуашстанның Ормар районында ул көнне базар гөрли чөнки. Бик мактагач, кызыксынып без дә кереп чыктык анда. Бу сәфәр 15–20 ел элек үткәнгә алып кайткан кебек булды.

Иртә торган — уңган

Озак йоклап ята күрмәгез, базар таралып бетәчәк! Юлга чыкканчы, безне алдан ук шулай дип кисәтеп куйдылар. Иртүк торсаң ит пешә, соңга калсаң бит пешә дип, Казаннан таң атканчы ук кузгалдык. Ормарга килеп җиткәндә, сәгать иртәнге 7 генә иде әле. Дөрес әйткәннәр икән, бу вакытта гөрли башлаган иде инде ул. Урамда суык дип тормыйлар, яше дә, карты да ачык һавада урнашкан базарга агыла. Кемдә – кәрҗин, кемдә – сумка. Машина белән килеп туктаучылар да күп.
Базарга кергәндә, иң беренче булып күзгә тавыклар ташлана. Урамда суык булуга карамастан, читлекләр тезелгән. Тавыклар кетәклектә үз хуҗаларын көтә. Кирәк кешегә, әтәче дә бар.
– 8 мартта ук сата башладык инде. Кайбер көнне табыш күп булса, берне дә алмаган чаклары була. Бер тавык – 180 сум. Йомырканы әйбәт салалар, – ди Валентина ханым.


Үткән-сүткән кешеләр арасында, тавыгыгыз ничә күкәй сала, дип кызыксынучылар да бар. Зур кәрҗиннәр күтәреп, әбиләр күрше авыллардан кадәр килгән. Базарда очсыз бәягә җимен дә, башкасын да юнәтергә мөмкин. Тавык димәктән, йомырканың бер дистәсен 100 сумга сатучыларны да күрдек. Татарстанда бәя 10–20 сумга очсызрак.
Дуңгыз баласы, куян, бозауларга кадәр дә китерәләр икән. Авылда мал-туар асрап яшәүчеләр ерактан эзләп йөрмиләр. Без барганда килеп җитмәгәннәр иде әле. Тиздән чебешләр, каз-үрдәкләр сезоны башланачак. Бу вакытта базар тормышы тагын да җанланачак.

Жаның ни тели – шул бар
Яшелчә, җиләк-җимеш, балык саткан урыннарда озын чират җыелган. Әйтик, алманың килосын монда хәтта 25 сумга сатып алырга була. Иң күп дигәндә, бер кило алма өчен 60 сум түләргә кирәк. Шуңа күрә кешеләр берьюлы күпләп ала. Балык бәясе бик очсыз түгел. Базарда «эсвежий» дип алучылар да шактый. «Иткә ис китмәсә дә, балыксыз тормыйбыз», – ди чиратта торучылар. Журналист икәнебезне белгәч, сатучылар бик ачылып китмәде. Аның каравы сатып алучылар белән иркенләп аралашалар. Товарны мактап, күкләргә чөеп сату дигән нәрсәне дә ишетмәдек. Базарга килгән кеше үзе теләгәнен ашыкмый гына сайлый ала.


Сөт, эремчек, май кебек ризыклар да мулдан. Мәсәлән, 1,5 литр шешәгә тутырылган авыл сөтенең бәясе – 50 сум. Эремчек тә кыйммәт түгел. Урмар халкы үзе мал-туар асрагач, күрше-тирә авыллардан бик сатарга килмиләр икән.
Күпләр кыяр, помидор, кишер, чөгендер орлыклары янында мәш килә. Чәчәк орлыклары сайлаучылар да бар. Орлыклык суганның килосы – 100 сум. Бездә аны мондый бәягә таба алмыйсың. Әйбер сатып алсаң, сатучыларны да бераз сөйләштерергә була.
– Суганны авылларда үстерәләр. Шулардан сатып алабыз да үзебезнең складларда саклыйбыз. Безгә кеше рәнҗеше кирәкми. Тишелеп чыксын да мул уңыш бирсен дип теләп бирәбез. Суганны сораучылар күп. Барысын да сатып кайтабыз, – ди Светлана.
Бакчачыга кирәкле көрәге, тырмасы, чиләге дә, ашламасы да бар. Шуңа күрә бер килгәндә, барысын да җыйнап кайтучылар да очрый. Тиздән җиләк-җимеш куаклары, яшелчә үсентеләре дә сатуга чыгар. Монысына да елдан-ел сорау зур була, диләр.
Бумази халат, күлмәкләр, Чабаксар оекбашлары… Базар шулар белән тулган. Яхшы халатны 300–400 сумга сатып алырга була. Хатын-кыз курткасы – 500 сум. Авылда йорт тирәсендә кияр өчен менә дигән. Үзләре тегеп сатучылар да бар. Чүпрәк-чапрак бәясе Казан белән чагыштырганда 2–3 тапкыр арзанрак.
– Бүләккә өләшергә сөлге, кулъяулыклар сорыйлар. Яз көне хатын-кызларның матур булып күренәсе килә. Муеннарына бәйләргә шарф, яулыклар алалар. Әбиләргә галуш, аркача кирәк, ирләргә ыштан булсын, – ди чүпрәк-чапрак сатучы апалар.
Кыскасы, базарга килеп, кирәкле әйбер тапмадым, дип кайтып китә торган түгел. Әбиләр әйтмешли, атаң белән анаң гына юк монда.

Үзебездә дә яхшы
Урмар базарын якын-тирәдәге Яшел Үзән районының Норлат, Күгәй, Акъегет, Күгеш, Бакырчы кебек авылларында яшәүчеләр дә үз итә. Монда килмичә, башка чаралары да юк. Казанга ерак, район үзәгенә бару өчен дә шул ук юлны үтәргә кирәк. Монысы – бер сәбәп, икенчесе – бәяләр очсыз. Өченчедән, бар нәрсә дә бар. Шуңа күрә атнага бер тапкыр бу юлны урап кайту гадәткә әйләнгән.


– Сәгать 8гә эшкә барганчы кайберәүләр базарга барып кайтырга өлгерә. Бездән Урмар 15 чакрым тирәсе. Чебешләр, бозауларны шуннан алып кайталар. Татарлар күп йөри анда, – ди Яшел Үзән районының Бакырчы авылында яшәүче Рәшидә апа Закирова. – Кер юарга сабыны, порошогы да, кияргә киеме дә, ашарга ризыгы да гел кирәк бит. Кунакка чакырганда, мәҗлесләр җыйганда да товарны шуннан төяп кайтабыз. Сайлап алу мөмкинлеге зур. Ошамаса, берәү дә йөрмәс иде. Авылда кибет булса да, базарсыз яшәп булмый. Чуаш халкы бар кешене дә якын итә, син русмы, татармы дип аерып карамый. Мөнәсәбәт җылы булгач, барасы гына килеп тора. Чуашлар пәнҗешәмбе көнне Норлат авылына үзләре дә килеп сата.
Яшел Үзән районының Акъегет авылында 6 бала тәрбияләүче Алисә Нигъмәтуллина да бар әйберне шуннан төяп кайта икән.
– Авыл яшьләре йөри анда. Мин рульдә булгач, тиз генә барып кайтам. Кече балабызга – 2 ай, олысына – 16 яшь. Киеме дә, ризыгы да кирәк. Мәктәптә укучы өч балага уку кирәк-яракларын да шуннан сатып алабыз. Яңа уку елы башында баштанаяк бер кат киендерәбез. Кайчак сатучылар бәяне бераз төшерәләр. Анда җиләк-җимеш тә очсыз. Авылда ферма юк, эш урыннары сирәк. Шуңа күрә гади халык өчен базарның эшләп торуы бик әйбәт, – ди Алисә.
Коронавирус килеп чыкканчыга кадәр Кайбыч районы авылларыннан да килүчеләр шактый булган. 50 чакрым ара күп түгел.
– Пычкы ремонтлатасы бармы, компьютермы, төзелеш, умартачылыкка кирәкле әйберме – барысы өчен дә Ормарга бара идек. Казлар, чебешләрне дә шуннан алып кайттык. Анда бәя очсыз, – ди Кайбыч районының Шуширмә авылында яшәүче Мөдәррис Сабиров. – Соңгы вакытта гына барган юк. Хәзер үзебездә дә хәлләр яхшырды. Балтач, Арча якларыннан маен да, ит ризыкларын да капка төбенә алып килеп саталар. Биектаудан ат казылыкларын соратабыз. Колаңгы сөте дә тәмле. Үзебездә мөмкинлекләр бар, бар да канәгатьләндерә.


Соңгы сүз
Үзгәрәбез икән, базарда туңып йөрүләр безнең өчен ят нәрсәгә әйләнгән. Ашамасам ашамыйм, кимәсәм кимим, әмма уңайлы, җылы булсын дип яшибез. Ни өчен дигәндә, күбрәк сәүдә үзәкләрендә йөрергә күнеккәнбез. Рәхәт бит анда. Татарстанда «хәерче базары»ннан кала, барысы да җылы биналарда урнашкан. Шуңа күрә бу сәфәр безне 15–20 ел элек үткәнгә алып кайткан кебек булды. Үзебез дә суык дип тормыйча, иртүк базарга чаба идек бит. Нәрсәдер эзләү, кызыксыну теләге белән яна идек. Ормар базарына йөрүчеләрнең күзләре янып тора. Кечкенә генә әйбердән ямь таба беләләр. Алар базарга килүләре белән бәхетле. Гадилекләре белән үзгә. Сатучылар да суык дип зарланмый, сатып алучылары да аяк тыпырдатмый. Димәк, аралашу, мохит туңарга ирек бирми. Менә шушы җылылыкны күрү өчен генә булса да барып кайтырга кирәк Урмар базарына. Аралашу, бер-береңне якын итү тансыкка әйләнде бит. Менә шул җитми кешегә.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү