«Җир сәгате – 2021» акциясенә Татарстан да кушыла

27 мартта «Җир сәгате – 2021» була. Экологлар, планетаның киләчәгенә битараф булмавыбызны күрсәтү өчен, утны һәм электр җиһазларын бер сәгатькә сүндереп торырга чакыра.

Бу исә, тамчыдан күл җыела дигәндәй, байтак кына электр утын янга калдыру мөмкинлеге бирә. Бөтендөнья кыргый табигать фонды оештырган акция табигатькә һәм планета байлыкларына карата җаваплы мөнәсәбәткә өнди. Акция шимбә – 27 март көнне кичке тугызынчы яртыдан унынчы яртыга кадәр үткәрелә. Анда дөньяның 188 иленнән 2 миллиардтан күбрәк кешенең катнашуы, 18 меңнән артыграк архитектура ядкәре яктырткычларын сүндереп тору көтелә.  Исегезгә төшерәбез: узган елда Татарстанда яшәүчеләр «Җир сәгате» акциясе ярдәмендә 50мВатт күләмендә электр энергиясен янга калдырган.


Фикер өстәү