Күп батырлар тәрбияләгән танылган остаз Миңнәхмәт Мөхәммәтҗановның гомере өзелгән (видео)

Зәйдән күңелсез хәбәр килеп иреште. Күп батырлар тәрбияләгән танылган остаз Миңнәхмәт Мөхәммәтҗановның гомере өзелгән. Газетабыз хәбәрчесе әле бер ай чамасы элек кенә аның белән озаклап гәп корырга, истәлекләрне барларга насыйп булган иде. Оста тренер белән соңгы очрашу булган икән.

Минңнәхмәт батырның якыннан белмәгән көрәш сөючеләргә Атлас Гафиятовның “Атказанганнар” китабыннан өзек тәкъдим итәбез:
“Миннәхмәт Шакир улы Мөхәммәтҗанов 1946 елның 12 октябрендә Зәй районының Югары Шепкә авылында туа. Сигезьел­лык мәктәпне тәмамлагач колхозда эшли. 1963 елда Казахстанга – чирәм җирләрне үзләштерергә китә. Шунда төзелештә эшләгәндә ирекле көрәш һәм штанга күтәрү белән шөгыльләнә башлый. Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәндә самбо көрәше һәм гимнастика белән дә шөгыльләнә. 1968 елда Әлмәт физкультура техникумына укыр­га керә һәм татарча көрәш алымнарын да үзләштерә. Сайлап алу ярышларын откач, аны республика ярышларына да алып ба­ралар. 1974 елда ул спорт остасы норма­тивын үти. Үз үлчәвендә күп тапкырлар Әлмәт, Зәй, Казанның Совет, Идел буе районы сабантуйлары батыры. Фазыл Әхмәтҗанов, Гакыйф Борһанов, Салават Йосыпов, Максим Васильев, Фарил Фатыйхов кебек пәһлеваннарга атказанган спорт остасы исемен алырга булышты, Әлмәттә, Зәйдә, Чаллыда, Мамадышта, Казанда дистәләгән спорт осталары тәрбияләде.

Миннәхмәт абзыйны көрәш дөньясында яхшы беләләр. 60-70 нче елларда бил алышу белән үзе сокландырса, аннан соңгы елларда шәкертләре дан казанды. Әйтик, соңыннан республикабызның өч тапкыр баш батыры булып танылачак Фазыл Әхмәтҗанов танылган тренер белән очрашуын болай дип искә ала:

– Әлмәт техникумына укырга кергәч, ил чемпионы Хафиз Тимашевтан грек-рим көрәше серләренә өйрәнә башладым. Тик йөрәк барыбер татарча көрәшкә тарта бит. ШБК (бораулау кадрлары мәктәбендә) Әхмәт дигән бик әйбәт тренер бар дип әйттеләр. Бардым беркөнне шун­да. Башта кырыйдан гына Миннәхмәт абыйның үзеннән авырракларны да келәмгә тәгәрәткәнен карап тордым да, мин дә чыктым аңа каршы. Тик 70 килолы тренер мине дә чөеп кенә ыргытты. Минем авырлык ул чакта 82-85 килолар чамасы булгандыр. Тагын бер тапкыр алыштык. Миннәхмәт бу юлы да алдады мине – иңсә аша сулга аткан кебек алым ясады да уңга китереп сылады. Менә шунда инде мин эшнең авырлык белән буйда гына түгел икәнлеген аңладым…

Чыннан да Мөхәммәтҗановны милли көрәшнең профессоры дип атарга мөмкин. Бигрәк тә контр һөҗүмнәрне, ягъни аякны тиз арада көндәшнең аягының кырыеннан артына чыгарып гәүдәне дә тиз арада шунда күчереп алым ясауны (зашагивание) үзе дә бер дигән итеп баш­карды, шәкертләренең дә күбесенә өйрәтте. Шәкертләр дигәннән, бөтен республика буйлап таралганнар алар. Чөнки Миннәхмәт абзый Әлмәттә генә түгел, Зәйдә, Чаллыда, Мамадышта да эшләде, төп хезмәтеннән тыш шундагы күп кенә егетләргә милли көрәш алымнарын өйрәтте, республи­ка чемпионнары булырга ярдәм итте. Фазыл Әхмәтҗановтан тыш Гакыйф Борһанов, Салават Йосыпов, Максим Васильев, Фарил Фатыйхов кебек атказанган спорт осталары да аны үзләренең остазлары дип саныйлар. Ул әзерләгән спорт осталары саны да өч дистәдән артып китә. Мәсәлән, Мамадышта ел ярым чамасы гына эшләде ул, әмма Сергей Гусев, Айдар Шәрәфетдинов кебек егетләргә республика ярышларында медаль алыр­га булышты. Чөнки иң кискен мизгелләрдә Миннәхмәт Мөхәммәтҗанов кебек тренерның бер-ике киңәш биреп куюы алыш барышын кискен үзгәртә дә куя. Кайчакта шундый кызыклы хәлләр дә күзәтелә: келәмгә Мөхәммәтҗановның ике шәкерте берьюлы чыга. Бу очракта ул алыш ба­рышын дәшмичә кырыйдан елмаеп кына карап тора. Чөнки белә: әгәр берсенә нәрсәдер әйтсәң, икенчесе үпкәләячәк. Ә болай, бу мизгелдә кайсысы ныграк әзерләнгән, шунысы җиңеп чыгачак.

Шундый көрәшчеләр була: аларның алымнарын инде башкаларныкы белән һичничек тә бутый алмыйсың. Миннәхмәт абзыйның бил алышка­нын тәүге тапкыр мин Әлмәттә моннан кырык еллар чамасы элек күрдем һәм сокландым. Ул безнең көрәштә хәзер еш кулланылучы зашагивание, перешаг кебек алымнарын, ягъни көндәше алым ясаганда тиз арада аның кырыена атлап, үзе контралым ясауны шул чакта ук күз иярмәс тизлек белән гаҗәеп оста итеп башкара иде. Шәкертләренең дә байтагы әлеге алымны үзләштереп көрәштә байтак җиңүләр яулады…”

ТР Көрәш федерациясе президиумы танылган остаз, Татарстанның атказанган тренеры, Әлмәттә, Зәйдә, Чаллыда, Мамадышда, Казанда бик күп батырлар тәрбияләгән Мөхәммәтҗанов Миннәхмәт Шакир улы вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.


Фикер өстәү