Татарстанның социаль хезмәткәрләре өлкәннәргә ярдәм итү буенча яңа хезмәт башкаруга керешәчәк

Быел Татарстанның социаль хезмәткәрләре өлкәннәргә ярдәм итү буенча яңа хезмәт башкаруга керешәчәк. Бу хакта хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева хәбәр итте.

«2021 елда «Бушлай социаль пакет» юнәлешен гамәлгә кертәбез. Ул өлкән яшьтәгеләрне карау буенча барлык хезмәтләрне колачлый. Болар – ашарга пешерү, ашату, санитария-гигиена хезмәтләре, саф һавага алып чыгу, мунчада яки душта юындыру. Өлкәннәргә бушлай хезмәт күрсәтү атнасына 7 сәгатьтән 28 сәгатькә кадәр билгеләнәчәк», – диде ул. Быел бу система барлык муниципаль берәмлекләрдә гамәлгә кертелә. Чама белән 6 мең кешегә яңа хезмәт күрсәтү планлаштырыла. Хәзер даими ярдәмгә мохтаҗларны ачыклау бурычы тора.

Юлия Абдреева әйтүенчә, мондый кешеләрне беренче чиратта медицина хезмәткәрләре күреп ала. Шуңа табибка күренгәндә, диспансеризация үткәндә кешегә башлангыч тест үткәрелеп, аның читләр ярдәменә мохтаҗлыгы билгеләнә.  Шуннан бу мәгълүмат социаль хезмәтләргә тапшырыла. Моннан тыш социаль хезмәткәрләр  читләр ярдәменә мохтаҗларны ачыклау өчен ялгыз яшәүчеләрнең өйләренә йөри башлаган.

 


Фикер өстәү