Һәйкәлле батыр. Раббани Шәриповны соңгы юлга озаттылар

Узган ел ахырында татар көрәшчесенә тагын бер һәйкәл барлыкка килде. Муса Җәлил бәйгесенең өч мәртәбә җиңүчесе Раббани Шәриповның бюсты Тукай районындагы Иске Абдул авылында ачылды. Үзе исән чагында. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр көрәш белән кызыксынып яшәгән легендар батырны бүген соңгы юлга озаттылар.

Минзәлә районында туып, алты яшендә әтисез, тагын ике елдан әнисез калган Раббанига тормышның ачысын кечкенәдән үк татырга туры килә. Абыйсы Габделнур гаиләсендә үсә булачак батыр. Сугыштан соңгы авыр еллар: уку кайгысы түгел. Яшьтән үк эшли башлый, 12–13 яшендә колхозда атлар көтә малай. Көч-куәте шуңа да бәйле. «Минем бер генә остазым да булмады. Шофер чагымда авыр капчыкларны төяп-бушаттым – тренерым шул булгандыр. Эшем дә, күнегүләрем дә бер булды», – дип искә ала ул. Авыл Сабан туйларында җиңү артыннан җиңү яулана. Тирә-якка «батыр» дигән исеме тарала. Бәйрәмнәргә аның бил алышканын күрү өчен генә килүчеләр була. Үзе дә төрле якларда көчен күрсәтә. Казанда көрәше, бүләккә алган 26 килолы чуен аю күп еллар дәвамында Иске Абдулдагы йортлары капкасы өстендә кадакланган килеш тора. Көрәш дөньясында танылган шәхес Николай Морящичев аны үзе янына чакыра. «Мин синнән грек-рим көрәше буенча дөнья чемпионы ясыйм», – ди. Әмма батыр туган ягын ташлап чыгып китәргә теләми.
40 яшенә җиткәндә икешәр мәртәбә Татарстан һәм Россия чемпионатларын ота, Муса Җәлил бәйгесендә өч мәртәбә җиңү яулый. Аның гадел итеп бил алышканын сокланып искә алучылар әле дә бар. Раббани Шәрипов белән Минзәләнең тагын бер батыры Фрил Әхмәтов арасындагы очрашу исә берара көрәш дөньясында халык авыз иҗаты үрнәгенә әверелә. Зур көрәштән ул 50 яшендә Тукай районы Сабан туе батыры булып танылгач китә.
Ярышлардан кайтуга, икенче көнне үк, колхозның йөк машинасы руле артына утырып, ерак юлларга чыгып китә Раббани батыр. Озак еллар хәвефсез йөреп, шәп шофер булып таныла һәм, лаеклы ялга чыкканда, аңа үзе йөрткән «ГАЗ» йөк машинасын бүләк итәләр. 60 яшен бәйрәм иткәндә аны улы Ришат белән бил алыштыралар.
Ришат Шәрипов берничә тапкыр район һәм шәһәр Сабан туйларында батыр булып таныла. Муса Җәлил турнирында ул 1996 һәм 1999 елларда җиңүче була. «Беренче уңышымны Кукмарада узган бәйгедә яуладым. Хәлиткеч алышта Зәйдән Раиф Сәхәбетдиновны оттым. Бу җиңүне әти дә күреп торды. Аннары Чистайда икенче урынны алдым. Хөкемдарлар көндәшне яклап, үкенечкә калган вакытлар да булды», – дип искә ала Ришат Шәрипов.
Шөкер, Шәриповларның көрәштәге юлы дәвам итә. Хәзерге вакытта келәмдә Раббани батырның оныгы Руслан Шәңгәрәев бил алыша.
Википедиядән:
Раббани Шәрип улы Шәрипов 1935 елның 8 октябрендә Тукай районы Торнаташ авылында туа. Милли көрәш буенча РСФСР (1969, 1971, 1972), Татарстан АССР (1973, 1974) чемпионы. РСФСР спорт мастеры, Татарстанның атказанган спорт мастеры (1997). Кечкенәдән әти-әнисез кала, абыйсы гаиләсендә тәрбияләнә. Колхозда эшли. Совет Армиясендә хәрби хезмәт үткән. Чаллыда шоферлар курсын тәмамлагач, туган авылында гомере буе (47 ел) гади машина йөртүче – шофер булып эшләгән. Колхоз йөк машинасы руленә утырып, ерак рейсларга чыгып китә. Лаеклы ялга чыкканда, үзе эшләгән «ГАЗ» йөк машинасын бүләк итәләр. Намуслы хезмәте өчен, «Хезмәт ветераны», «Хезмәттәге батырлык өчен», 3 мәртәбә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе медальләре белән бүләкләнгән.


Фикер өстәү