Чәчәк… аючикерткәне куркыта

Тырнак гөл (календула), алтын чәчәк (хризантема), бәрхет гөл (бархатцы) кебек чәчәкләр җәй буе күзләребезне иркәләп, болытлы көннәрдә, гүя кояш чыккан кебек, тирә-юньгә нур сирпеп торды.  

Кырау төшеп, сабаклары һәм чәчәкләре каралгач, аларны мин йолкып чүплеккә ташламыйм, компостка да салмыйм. Бәлки үсенте сабакларын бәйләмгә җыеп киптерәм дә язын, яшелчә утыртканда, һәркайсының төбенә салып калдырам.  Яисә көзен, көрәк белән бераз чапкалап, түтәлгә күмәм. Бу чәчәкләрнең сабагы аючикерткә, кырмыска ише корткычларны куркыта. Шул ук вакытта, яшел ашлама кебек, туфракны да баета. Чәчәкләрен исә, ваклап, теплица туфрагына чәчеп калдырырга тырышам. Туфракны зарарсызландырырга ярдәм итә алар. Сүз уңаеннан, тырнак гөлнең бик әйбәт сидерат булуын да әйтеп үтим.  Моның өчен аны сентябрь башында чәчү әйбәт. Тишелеп чыккач, туфракның астын өскә әйләндереп чыгарга кирәк.

Бәрхет гөлгә аерым тукталып үтәсем килә. Алар җәй буе безнең бәрәңге буразналары арасында да үсеп утыра.  Үсемлек колорадо коңгызына бик нык үрчергә ирек бирми шикелле. Аннан килеп, чәчәкләреннән төнәтмә ясап эчәм, помидор тозлаганда кулланам. Антисептик сыман,ул  микроблардан котылырга ярдәм итә.

Шулай ук кишер, чөгендер, редис, торма кебек яшелчә сабагын да (көрәк белән бераз чапкалап) туфракка күмеп куям. Ләкин бәрәңге, помидор сабакларын, кәбестә күчәнен һәм яфракларын кызганмыйча ташлыйм. Чөнки алар төрле чир һәм корткычлар гына таратачак.

Тәнзилә Каюмова. Балтач районы


Фикер өстәү