Җирләү хезмәтләре күрсәтү иң керемле өлкәгә әйләнгән

Россиядә халыкка хезмәт күрсәтүләр өлкәсе коронавирус пандемиясе аркасында үзенең бөтен тарихында иң начар, иң акчасыз чорны кичергән. Шул ук вакытта җирләү хезмәтләре иң керемлесенә әйләнгән: бу өлкәнең кереме 3,8 процентка арткан.

Ритуаль хезмәтләрнең беренче урынга чыгуы үлем-китемнең күп булуына  (шул исәптән коронавирустан) бәйле. 2020 елда үлем-китем күрсәткече 18 процентка артып, 2005 елгы рекордлы күрсәткечкә (2,124 миллион кеше) җиткән. Бу хакта Lenta.ru, Гайдар институты белән Россия  Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең тикшеренү нәтиҗәләренә таянып, яза.

Җирләү хезмәтләреннән тыш, почта һәм курьерларның кереме арткан  (3,6 процентка). Коммуналь хезмәтләр, торак һәм телекоммуникация хезмәтләренең керемнәрендә дә берникадәр үсеш бар.

Ә менә туризм өлкәсендә түләүле хезмәтләр күрсәтү күләме 53 процентка, транспорт – 39, кунакханә – 35, физик культура һәм спорт өлкәсендә –  32 процентка кимегән.

Моңа кадәр Россиядә яшәүчеләрнең уртача гомер озынлыгының ике елга кыскаруы турында хәбәр ителгән иде.

 


Фикер өстәү