Казанда биш кешелек гаилә газ белән агуланган

Казанда биш кеше көнкүреш газы белән агуланган, дип хәбәр итә Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте. Әлеге хәл Константиновка бистәсенең Совет урамындагы 80а йортында булган.

Коткаручылар мәгълүматы буенча, биш кеше хастаханәгә озатылган, алар арасында ике бала да бар. Хәзер алар җиденче хастаханәдә һәм ДРКБда дәвалана.

Башкаланың Совет районы прокуратурасы әлеге факт буенча тикшерү башлаган. Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык таләпләренең ничек үтәлүен ачыклаячак.


Фикер өстәү