Тулай торакта су җылыткычы төзек булмау аркасында ике студент һәлак булган

Фаҗига Сахалин дәүләт университетының тулай торагында булган. Егет душ керергә китә һәм бераздан кинәт кычкырып җибәрә. Тавышка җыелган егетләрнең берсе зыян күрүчене күтәрергә маташканда су җылыткычына тотына һәм аны ток суга.

Бу хәлдән соң Сахалин өлкәсе губернаторы төбәкнең барлык социаль учреждениеләрендә электр җиһазларын тикшерергә кушкан. Һәлак булган студентлар гаиләләренә 500 әр мең сум акча биреләчәк.

Тикшерү комитеты «саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кешегә үлем китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.


Тулай торакта су җылыткычы төзек булмау аркасында ике студент һәлак булган” язмасына фикерләр

Фикер өстәү