Чүплектә игезәкләр мәете табылган

Волгоградта чүп эшкәртү заводы хезмәткәрләре коточкыч табылдыкка очраган. Чүпне төрләргә бүлгәндә алар яңа туган малай һәм кызның мәете салынган пакет тапканнар. Табылдык турында шунда ук полициягә хәбәр иткәннәр.

Соңрак балаларны берәү дә үтермәгәне ачыклана. Пакет төбендә бала анасын ачыкларга ярдәм иткән чек табыла Хатын-кыз аңлатканча, ул игезәкләрне өйдә мөстәкыйль рәвештә тиешле сроктан күпкә алдарак тапкан. Җитлекми туган балалар дөньяга аваз салганда ук үле булганнар.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү