Рөстәм Миңнеханов язгы ташуга әзер булып торырга кушты

Президент Рөстәм Миңнеханов язгы ташуга әзер булып торырга кушты. «Алдагы көннәр җылы булачак. Кар бик тиз эри башлады. Язгы ташу көтелә.

Республикада 23 торак пункт, 4 бакча ширкәте, 5 күпер, 2 автомобиль юлы участогы су астында калырга мөмкин», – диде ул Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел кар бик күп – аның күләме уртача норма белән чагыштырганда 145 процентка җитә. Бу кардагы су запасы уртача 50 процентка артык дигән сүз. Сулыкларда боз калын булу сәбәпле, елгаларда боз акканда буылып тору куркынычы килеп чыга һәм гидротехник корылмаларда авария хәлендәге су белән тәэмин итү эшендә штаттан тыш хәлләр күзәтелә. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов, кешеләрнең сәламәтлегенә куркыныч тудырмас өчен, йортларның түбәләрен кардан һәм боздан вакытында чистарту кирәклегенә аерым тукталды. «Бу мәсьәләләрне республика шәһәрләре һәм районнарының барлык хезмәтләре һәм җаваплы җитәкчеләре тикшереп торырга тиеш», – диде Президент.


Фикер өстәү